Кукмарада элек бергә яшәгән хатын-кызның йортына үтеп кергән һәм аңа үтерү белән янаган ир-атны хөкем итәчәкләр
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 57 яшьлек Лубян авылы кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул торак йортка үтеп керү һәм үтерү белән янауда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 30 мартында төнлә белән гаепләнүче, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, Лубян авылының Завод урамындагы элек бергә яшәгән хатын-кызның йортына законсыз рәвештә үтеп керә. Ул аңа үтерү белән яный, йөзенә ашханә пычагы куя. Зыян күрүчегә улы ярдәм итә, шуннан соң чакырылмаган кунак чыгып кача.
Хатын-кыз янауларны үз адресына кабул итә һәм полициягә гариза яза.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев