Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Ел укытучысы» республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды

Әлеге конкурс барышында үзеңнең эш тәҗрибәң белән генә уртаклашып калмыйсың, ә талантыңны, һөнәри осталыгыңны, иҗади яктан мөмкинлекләреңне дә күрсәтә аласың. Шушы көннәрдә без җиңүчеләр белән очраштык.

Аны укучыларыннан аерып алырлык түгел
 

«Педагогик дебют» номинациясендә беренчелекне алган күппрофильле лицей укытучысы Алина Минибаеваны укучыларыннан һич кенә дә аерып алырлык түгел. Чөнки аның үзенә дә нибары 25 кенә яшь.

«Мин - укытучылар династиясенең дүртенче буыны. Бүгенгедәй хәтердә: яшьтәшләрем әниле-кызлы, табиб, полиция хезмәткәре булып уйнаганда, мин, курчакларымны тезеп куеп, аларны тырыша-тырыша “укыта” идем. Шөкер, хыялым чынга ашты. Мәктәп елларында, студент чагында да актив булдым, төрле конкурс-бәйгеләр оештырырга, иҗади тормыш белән яшәргә яраттым. Шулай ук фәнни эш белән шөгыльләнергә, мәкаләләр язарга, конференцияләрдә катнашырга да вакыт таба идем. Россия студентлар отрядына кереп, Краснодар якларында, соңрак районыбызның “Нараткай” лагеренда эшләүләрем исә балаларга тагын да якынаерга мөмкинлек бирде. Тормыш юлымдагы баскычларны әнә шулай әкренләп уза-уза, кызыл диплом белән туган мәктәбемә укытучы булып кайттым һәм моңа бер дә үкенмим. Өченче ел инде 5-9 сыйныфларга тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белем бирәм», - ди Алина.

Замана балаларын тарих белән кызыксындыру өчен, укытучыдан аеруча зур тырышлык сораладыр...

«Әлбәттә. Бүгенге көн укучылары мәгълүматны тулаем түгел, ә кыска фрагментлар, якты образлар аша кабул итәргә күнеккән. Шунлыктан мин дәресләрдә төрле фильмнардан өзекләр кулланырга яратам. Шулай ук интерактив алымнарның да нәтиҗәсе зур дип әйтәсем килә. Әйтик, “Сарай борылышлары чоры” дигән теманы үткәндә мин балаларга “ВКонтакте” социаль челтәрендә императорларның шәхси битләрен ясау һәм аны кызыклы итеп алып бару бурычын куйдым. Вакыйга белән бәйле фотолар да урнаштырырга һәм төрле биремнәр үтәргә, комментарийлар язарга кирәк иде. Боларны, әлбәттә, теманы укыганнар гына эшли ала. Укучылар бу эшне бик кызыксынып башкарды, теманы да яхшы үзләштерде. Мин бит әле алтынчылар – 32 малай-кызның сыйныф җитәкчесе дә булып торам. Эштә – акыл, ә балаларга ярату кирәк, дигән сүзләрне кабатларга яратам. Юкса, күпме генә тырышсаң да, хезмәтеңнең нәтиҗәсе булмаячак. Әгәр балалар сине үз итсә, якынайса, аларның яхшы укыячакларына шигем юк», - ди яшь мөгаллимә.
Алина белән бәйге хакында да сөйләштек.

«Яшь булсам да, “Ел укытучысы” кебек мәртәбәле бәйгедә катнашудан куркып калмадым. Конкурсның бер этабында без мастер-класс күрсәтергә тиеш идек. Мин анда “Тарихи киноклуб” дигән авторлык проектымны тәкъдим иттем һәм югары балл тупладым. Шулай ук дәрес биргәндә дә тупланган тәҗрибәм шактый югары баскычка күтәрелергә булышты. Әлеге бәйге районда талантлы яшьләрнең никадәр күп булуын тагын бер кат раслады», - ди ул.

«Оскар» алгандай булдым 

«Ел укытучысы» конкурсының җиңүчесе Лилия Мөлекова әнә шулай ди. Манзарас мәктәбендә 2014 елдан эшли ул. Иң элек педагог-оештыручы вазыйфасын алып барса, соңрак башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә.

«14 малаем, 9 кызым бар минем. Алар белән өченче сыйныфның беренче яртысын төгәлләп, укуның өченче чирегенә күчтек. Хатын-кыз бит ул - эштән эшкә баручы. Өйгәдәгесен дә карыйсы, хезмәт вазыйфаңны да тиешенчә башкарасы. Кайбер көннәрдә шулкадәр арып-талчыгасың, хәтта җеп өзәрлек тә хәлең калмый. Әмма компьютерыңны кабызып, яңа дәрескә әзерләнә башлыйсың икән, проблемалар да, борчулар да юып алгандай була. Үзләштерү өчен катлаулырак булган тема өстендә эшләү миңа аеруча зур илһам, иҗатка дәрт бирә. Яңалык эзлисең, рәсемнәр табасың, сораулар әзерлисең. Чөнки кечкенә балалар дәреслектән генә мәгълүматны кабул итеп бетерә алмый. Алар төсле, якты рәсемнәрне пазл шикелле җыярга һәм нәтиҗәгә килергә ярата», - ди Лилия.

«Ел укытучысы» бәйгесенең пресс-конференция өлешендә Лилия ханым үзен сәхнәдәге артист дип атаган иде.

«Бу, чыннан да, шулай. Иртәдән кичкә кадәр нинди генә маскалар салып кими бит ул башлангыч сыйныф укытучысы. Математикадан рәсемгә күчәсең, аннары кабат туган телне укый башлыйсың, хезмәт дәресендә нидер иҗат итәсең... Кыскасы, башыңда мең төрле уй, мең төрле тема кайный. Төп бурыч – аны вакытында балаларга җиткерә белү. Монда инде үзең булдыра алганча хыялланасың, мөмкин булган барлык ысулларны кулланасың. Мин әлеге системага шулкадәр күнектем ки, һәр эшне яратып, күңел биреп башкарам», - ди укытучы. 

Лилия Мөлекованың да конкурста укытучы буларак тәүге тапкыр катнашуы. 

«Бәйгедә үземнең булганлыгымны, сәләтемне күрсәтәсем килде. Мастер-класс, дәресләргә әзерләнү, кызыклы мәгълүматлар туплау, нинди дә булса үзенчәлек белән игътибарны җәлеп итү өчен шактый тырышырга, эзләнергә туры килде, билгеле. Әмма хезмәтем юкка китмәде. Җитәкчелек, коллектив та булышты. Җиңү яулавым турында бары тик тәбрикләү тантанасында гына белдем һәм үземнең беренче урын алуымны ишеткәч, елап җибәрдем. Ул мизгелләрдә, чын мәгънәсендә, “Оскар” алгандай булдым. Оештыручыларга, минем өчен җан атып торучыларга зур рәхмәт. Алда – бәйгенең зона этабы. Хәзерге вакытта бар тырышлыгымны куеп, шуңа әзерләнеп ятыш…» - ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk