Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада дустының казналык сөяген сындырган ир суд каршысына басачак

Табын артында утырганда ир, хатынын яклап, кунакның йөзенә йодрык белән бәрә һәм аскы казналыгын сындыра.

Кукмара районы прокуратурасы Мәмәшир авылында яшәүче 47 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерүдә гаепләнә.

2021 елның 5 ноябрендә ир-ат Мәмәшир авылындагы үз өендә Малмыж районыннан кунакка кайткан танышы белән спиртлы эчемлекләр эчә. Табын артында утырганда кунак бик нык исерә һәм йорт хуҗасының хатыны белән сүзгә килә. Ир, хатынын яклап, кунакның йөзенә йодрык белән суга һәм аскы казналыгын сындыра.

Ир үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев