Кукмарада «Дус күршеләр» дип исемләнгән ишегалды бәйрәме узды
Бәйрәмнең төп инициаторы — «Ворошилов» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Эльмира Гарәфетдинова.
Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалдында «Күрше Фест» проекты кысаларында «Дус күршеләр» дип исемләнгән ишегалды бәйрәме узды. Әлеге чара — тирә-як халкы өчен чын күңелле бәйрәм, аралашу, танышу, дуслашу урынына әверелде.
Бәйрәмнең төп инициаторы — «Ворошилов» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Эльмира Гарәфетдинова. Ул инде 6 ел бу микрорайонда эшли һәм һәрвакыт кешеләр белән тыгыз бәйләнештә булырга тырыша.
«Минем территориягә ундүрт урам керә. Анда 4 меңләп кеше яши. Татар, удмурт, мари һәм башка халыклар дус-тату гомер итә. Кешеләр белән эшләргә яратам. Аларның тормыш-көнкүрешен тагын да матур, уңайлы итү өстендә тырышам. Кешеләрнең сөенгәнен күрү — миңа рәхәтлек бирә. Шәһәр башкарма комитеты белән берлектә эшлибез. Халыкның проблемаларын җитәкчелеккә җиткереп, хәл итү юлларын эзлибез. „Безнең ишегалды“ программасы буенча да күп эшләр башкарылды. Эшчеләр тыкрыгы, Тинчурин, Почтовая урамнарында ишегаллары төзекләндерелде, уен мәйданчыклары төзелде. Биредә балалар да бик күп, шушы территориядә генә дә 97ләп кыз-малай үсеп килә. Шуңа күрә халык бик риза, шатланып бетә алмыйлар, мондый программалар алга таба да дәвам итсен иде», — дип сөйләде үзидарә җитәкчесе.
Эльмира үзе дә ел саен төрле дәүләт грантларында катнаша. Алты ел дәвамында шушы вазыйфаны башкарган вакытта барлыгы биш грант откан. Аларның барысы да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән.
«Ике ишегалдына уен мәйданчыгы эшләттек. Узган ел Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион артындагы „Бакыр“ чишмәсен төзекләндердек. Быел исә Ленин бакчасына телефон будкасы урнаштырачакбыз. Ул гадәти генә будка түгел, шәһәргә килгән туристлар шуның ярдәмендә Кукмара тарихы белән таныша алачак. Ә „Күрше Фест“ республика проектында катнашып, 200 мең сум грант оттым. Шул уңайдан үземнең территориягә караган өч ишегалдында төрле чаралар үткәрергә планлаштырам. Алга таба тагын шушындый бәйрәм Тимер юл урамында уздырачакбыз һәм Ленин бакчасында шахмат турниры оештырачакбыз. Максатым: күршеләрне, кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, аралаштыру. Юкка гына күрше хакы — Алла хакы, димиләр бит. Дус-тату яшәргә кирәк», — диде ул.
Шулай ук бу көнне «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Эльмира Равил кызы да әлеге территориядә яшәүче актив кешеләргә истәлек бүләкләре тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Ворошилов урамы 20нче йорт комитеты җитәкчесе Гөлчәчәк Салихова да бар иде. Ул чыгышы белән Югары Арбаш авылыннан икән. Үрәсбаш мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, шунда бер ел физик тәрбия укыткан. Алга таба Казанда ветеринария институтында укып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә зоотехник булып эшкә кайткан.
«Бу йортка яшәргә күченеп килгәнебезгә 43 ел. Әлеге вазыйфаны да күптәннән башкарам. Монда үзең генә берни дә эшләп булмый, халыкның теләктәшлек күрсәтүе кирәк. Авырлыклар була инде ул, әмма аларны бергә-бергә киңәшләшеп җиңәбез. Йортыбызда яшь гаиләләр дә бик күп, һәр подъездга унар бала туры килә. Без олыгаябыз инде, бу эшкә яшьләрне өйрәтергә кирәк. Хәзер территориябез бик матур, чиста. Элек кер элү өчен урыннар, балаларга атынгычлар, әйләндереп алган коймалар — берсе дә юк иде. Элеккеге белән хәзергене чагыштырсаң, җир белән күк аермасы. Кукмарабызда рәхәтләнеп яшисе дә яшисе», — диде ул.
Чыннан да, «Күрше Фест» кебек проектлар халыкны тагын да берләштерә. Бу көнне дә ишегалды балаларның шат авазыннан гөр килеп торды. Сабыйларның күңелен күрү өчен махсус аниматор чакыртканнар иде. Халык район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән матур концерт карап ял итте. Ишегалдында бай, мул чәй табыны да әзерләнгән иде. Өстәл түрендә горур гына самовар кайнап утырды.
фото: Ризилә Кобанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев