Кукмарада дүрт сарай янган
Янгын Кукмара шәһәренең Ломоносов урамында килеп чыга.
Кичә Кукмарада зур янгын була. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.
23 февральдә 15.47 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Ломоносов урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен күпфатирлы торак йорт хуҗалары каршы ала һәм өйдә, каралты-кураларда беркем дә булмавын, барлык яшәүчеләрнең йорттан чыгуларын хәбәр итә.
Ялкын телләренең каралтының барлык мәйданы буенча һәм күпфатирлы торак йортка күчү куркынычы була.
Янгын нәтиҗәсендә 4 сарай кара күмергә әйләнә, мунча диварларына зыян килә — янгынның гомуми мәйданы 153 квадрат метрны тәшкил итә.
Бәхеткә, кешеләр зыян күрми, янгынның күпфатирлы торак йортка һәм күрше корылмаларга таралуына юл куелмый. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.
фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев