Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада узган семинарда коммерцияле булмаган оешмаларны үстерү мәсьәләләре каралды

Чарада республиканың биш районыннан коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашты.

Район Мәдәният йортында Кукмара, Саба, Балтач, Мамадыш, Теләче районнарының коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинар узды. Чарада Казаннан килгән вәкилләр дә катнашты.

Билгеле булганча, ТР Президенты аппараты, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы инициативасы һәм район башлыгы Сергей Димитриев теләктәшлеге белән быел Кукмарада социаль юнәлештә эшләүче комерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге булдырылды. Ул үз карамагына биш районны ала.

Районыбызда бүгенге көндә 94 коммерцияле булмаган оешма уңышлы гына эшләп килә. Шуларның 80е – дини өлкәдә, ә калганнары төрле иҗтимагый юнәлешләрдә, социаль эшмәкәрлек буенча хезмәт куя.

Семинарда коммерцияле булмаган оешмаларның үсеше, аларның эшчәнлекләре, конкурсларга гаризалар тапшыру һәм башкалар турында тәфсилләп сөйләнде, проектлар презентацияләнде. Шулай ук НКО белән идарә итү, проект менеджментлары, грантлар, ресурсларны җәлеп итү буенча да файдалы мәгълүматлар бирелде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk