Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада билгесез кешеләр тиеннәрнең оясын ваткан

Сэнди оясына кайткан, ә Әнис белән Хәятне эзлиләр.

Кукмараны тәртипкә китерү, матурлау буенча никадәр эшләр башкарыла, күпме акчалар түгелә. Әмма райондашларыбыз арасында әлеге хезмәтләрне күрә, бәяли белмәүче, булдырылганны саклап тотмаучы тәртипсез, тәрбиясез кешеләр дә бар.

Кичә көнне төнлә сәгать өчләр тирәсендә билгесез кешеләр Атлас Булатов исемендәге паркта яшәүче тиеннәрнең ояларын җимергәннәр, бәдрәф ишекләрендәге тоткаларны ватканнар. Ә иң аянычы – бу хәлләрдән соң тиеннәр ояларыннан чыгып качкан.

«Хәзерге вакытта Сэндины оясына кайтара алдык. Аны тотарга парктагы Мәңгелек утны ясаучы егетләр Азат Галиев белән Дамир Вәлиуллиннар ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аларга. Бүген иртән Әнис тә оясы янында әйләнгәләп йөрде, тик тота алмадым, каен агачына сикерде. Хәзер анысы да күренми, кая киткәндер. Ә Хәят исемле тиен бөтенләй кайтмады. Бу тирәдә яшәүчеләр берәүләрнең бакчасына кереп киткәнен күргәннәр. Әйләнеп кайта алырмы, белмим. Шаһитларның сүзләренә караганда, әлеге эшләрне кылган кешеләр өчәү булган, яшь егетләр, диделәр», - диде тиеннәрне караучы Нурлыхода апа Минһаҗева.

Хәзерге вакытта «Чиста шәһәр» оешмасы егетләре тиеннәрнең ояларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Алар ишектәге сетканы алыштырачаклар.

«Тиенәрнең башкалары да ояларына кайтсын өчен ишекләрен ачып куярга кирәк. Ә аның өчен Сэндины оясына кертеп ябып торасы иде. Ә ул хәзер бу тавышлардан куркып беткән, бер урында гына тормый, тыз-быз йөгерә, тоттырмый. Тиеннәргә ияләнеп беткән идек. Алар паркның хуҗалары кебек бит. Карарга да бик күп кеше килә, балалар да яраталар. Бүген төнлә кизү торып чыктым, урамнардан да эзләдем. Бик жәллим, борчылам, мескенкәйләрнең тамаклары ачып, су эчәселәре килеп беткәндер инде. Тере җан ияләре бит. Мондый әшәке эшкә барган кешеләрне берничек тә аңлап та, аклап та булмый», - диде Нурлыхода апа.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев