Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бер ир-ат законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр саклаган өчен суд каршына басачак

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы Оштырма-Юмья авыл җирлегендә яшәүче, элек хөкем ителмәгән 69 яшьлек ир кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Ул законсыз рәвештә шартлаткыч матдә саклауда гаепләнә.

Ир-ат, корал хуҗасы булмаса да, шартлаткыч матдә — массасы 10,7 граммнан да ким булмаган төтенсез дары салынган банканы һәм шома көпшәле ау мылтыгы өчен 314 граммнан да ким булмаган төтенле дары салынган банканы үз сейфында саклавын дәвам итә. Алга таба гражданнар әйләнешендә тыелган әлеге предметлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан алына.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев