Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада башлангыч сыйныф укучылары арасында «Татар кызы» һәм «Татар малае» бәйгесе узды

Конкурста район мәктәпләреннән килгән дүрт малай һәм алты кыз көч сынашты.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кукмара гимназиясендә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2021»  һәм «Татар малае-2021» бәйгесе узды.

Конкурста дүрт малай һәм алты кыз көч сынашты: Кукмара гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Айзат Галимуллин, Байлангар мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Нияз Гәрәев, Янил мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Айназ Габдрахманов, Янил мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Искәндәр Гыйльметдинов, Байлангар мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Айсылу Камалиева, Ядегәр мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ясминә Бәшәрова, Янил мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гөлназ Абаева, 3 урта мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Фирүзә Сабирова, Янил мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Нәфисә Гыйльмуллина, беренче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Айзилә Яппарова.

Чара «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе инициативасы белән оештырылды. Оешма җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина билгеләп үткәнчә, конкурсның төп максаты - милли тәрбия бирү, тарихны өйрәнү, туган телгә, үз халкыңа мәхәббәт уяту.

Катнашучылар жюри хөкеменә визит карточкасы әзерләгән иде, анда алар шәҗәрәләре, гаиләләре белән таныштырдылар, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук конкурста кызлар - төймәләр тагып, малайлар - кадак кагып, үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Катнашучыларның чыгышлары җырлар, экранда презентацияләр, фоторәсемнәр һәм биюләр белән үрелеп барды.

 

«Татар малае – 2021» конкурсында «Иң милләтпәрвәр малай» - Айзат Галимуллин, «Иң иҗади малай» - Нияз Гәрәев, «Иң алтын куллы малай» - Айназ Габдрахманов, «Иң тапкыр малай» Искәндәр Гыйльметдинов булды. 

«Татар кызчыгы – 2021» бәйгесендә Айсылу Камалиева - «Иң тырыш кыз», Ясминә Бәшәрова - «Иң оста биюче кыз», Гөлназ Абаева - «Иң милләтпәрвәр кыз», Фирүзә Сабирова - «Иң зирәк кыз», Айзилә Яппарова – «Иң сөйкемле», Нәфисә Гыйльмуллина «Иң уңган кыз» дип табылды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X