Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада азык саклау склады янган

Бүген иртән Производственная урамында янгын чыга.

Кукмарада азык саклау склады янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген 3 сәгать 46 минутта 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Кукмараның Производственная урамында урнашкан элеккеге МСО территориясендә ут чыгуы, бәлки инкубатор януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәндә бина тышкы яктан йозакка бикләнгән була, ә тәрәзәдән ут телләре күренә.

Бинаны тулысынча ут камап ала, көчле төтен була, утның күрше биналарга да таралу куркынычы яный.

Янгын нәтиҗәсендә 140 квадрат метр мәйданда терлек азыгы саклау склады яна.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X