Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада автомобильгә ут төрткән 24 яшьлек ир-ат суд каршына басачак

Зыянны каплау хисабына беренчел тикшерү органнары тарафыннан гаепләнүченең «HONDA ACCORD» маркалы 2 миллион 988 мең 500 сумлык автомобиленә арест салына.

Кукмара районы прокуратурасы Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул аңлы рәвештә ут төртү юлы белән чит кешенең мөлкәтен юк итүдә, шактый зур зыян китерүдә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 4 июнендә 16.18 сәгатьтә, Липецк өлкәсенең Грәзи шәһәрендә үз өендә булганда, аның кәрәзле телефонындагы Телеграм мессенджерына танышыннан (аңа карата җинаять эше материаллары аерым производствога бүлеп бирелгән) хәбәр килеп ирешә. Анда Татарстан Республикасы территориясендә «SKODA KAROQ» маркалы автомобильне ут төртү юлы белән юк иткән өчен 120 000 сум күләмендә бүләкләү тәкъдим ителгән була. 

Шул максаттан, гаепләнүче 2025 елның 6 июнендә Кукмара шәһәренә килә һәм кунакханәгә урнаша. Алга таба ул янучан сыеклык тутырылган биш литрлы шешә яшерелгән урынның координаталарын ала. 2025 елның 7 июнендә 1.30 сәгатьтән 1.45 сәгатькә кадәрге вакыт эчендә ул Кукмара шәһәрендәге йорт янына килә, югарыда күрсәтелгән автомобильнең капоты белән алгы пыяласы арасындагы тишеккә янучан сыеклык сала һәм ут төртә.

Аннары гаепләнүче, яну вакытын фото-видеога төшереп, автомобильне юк итүенә инанып, җинаять урыныннан кача. Әлеге кешенең җинаяти гамәлләре нәтиҗәсендә зыян күрүчегә 2 миллион 233 мең 600 сумлык зыян килә.

Беренчел тикшерү барышында әлеге ир кеше гаебен тулысынча таный, кылган эшенә үкенә. Зыянны каплау хисабына беренчел тикшерү органнары тарафыннан гаепләнүченең «HONDA ACCORD» маркалы 2 миллион 988 мең 500 сумлык автомобиленә арест салына. 

Хәзерге вакытта җинаять эше Кукмара район судында карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев