Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада алимент буенча ярты миллион сум әҗәте җыелган ирне төзәтү эшләренә хөкем иттеләр

Ир элек тә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.


Кукмара районы прокуратурасы 28 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул, суд карарын бозып, нигезле сәбәпләрсез балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепләнә. Аның алимент буенча гомуми бурычы 2020 елдан башлап 500 мең сумнан артып киткән.
Моннан тыш, ир элек тә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Ул үз гаебен таныды. Кукмара районы суды аңа 4 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакыннан 5 проценты дәүләт кеременә тотылачак.
Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев