Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада алдан тавыш бирү штат режимында бара

Сайлау участогына килә алмаучылар комиссия вәкилләрен өйгә чакыра ала.

Кукмараның Нур Баян урамындагы өченче мәктәп бинасында урнашкан 1669нчы сайлау участогында 18 яше тулган, Россия гражданины булган 779 тавыш бирүче исәпләнә.

«Без ике көн дәвамында тавыш бирүчеләрне төп участокта һәм Нур Баян урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдына куелган мәйданчыкта кабул итәбез. Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, барлык санитар нормалар да саклана. Тавыш бирергә килүчеләргә перчатка, саклагач битлек, ручкалар бирәбез. Шулай ук аяк киемнәрен дезинфекцияли торган келәмнәр куелды, куллар өчен дә антисептиклар бар», - ди участок рәисе Диләрә Бариева.

Сайлау участогына килә алмаучылар комиссия вәкилләрен өйгә чакыра ала. Язма яисә телдән әйтелгән гаризалар 13 сентябрь көнне сәгать 14.00гә кадәр кабул ителә. 

1669нчы сайлау участогы рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр 60тан артык гариза кабул ителгән, аларның шуның 25е инде үз тавышын биргән.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk