Кукмарада Әфган сугышы тәмамлануга 36 ел тулуны билгеләп үттеләр
Әлеге сугышта Татарстаннан 9570, безнен районнан исә 223 егет катнашты.
9 ел, 1 ай, 19 көнгә сузылган Әфган сугышы тәмамланганга бүген 36 ел тулды. Әлеге сугышта Татарстаннан 9570, безнен районнан исә 223 егет катнашты.
Бүген районда әфганчыларның бәйрәме үтте. Алар иң элек район җитәкчелеге белән берлектә Кукмараның Җиңү паркында урнаштырылган, әлеге сугышта батырларча һәлак булган якташларыбыз: Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшин, Купкадан Наил Латыйпов, Чуллыдан Рәис Вәккасов, Камышлыдан Шамил Касыймов һәм бу сугышта катнашучыларның исем-фамилияләре уеп язылган һәйкәлгә венок салдылар, вафат булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
- Кукмара төбәкне өйрәнү музееның элеккеге директоры Ләбүдә апа Дәүләтшинаның: “Их, берничә әфганчыны гына да булса бергә җыеп, алар өчен музейда экскурсия үткәрәсе иде дигән хыялы бар иде”, - ди хәрби хәрәкәт ветераннары Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлеге рәисе Рәшит Шакирҗанов. - Бүген Ләбүдә апаның теләге үтәлде, без, 30 дан артык әфганчы өчен музейда экскурсия оештырылды.
Аннан соң очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бердәм булып, үзара дус яшәүче әфган сугышы ветераннарын район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина һәм башкалар тәбрикләделәр, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең матур чыгышларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев