Кукмарада «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарының муниципаль этабы үтте
Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарының муниципаль этабы үтте. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. «Аҗаган»да район мәктәпләреннән һәм аларда эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләрдән барлыгы 300 бала — 30 команда катнашты.
«„Аҗаган“ уеннары бөтен Россия буенча үткәрелә. Тарихына күз салсак, ул иң беренче тапкыр 1964 елда Пермь өлкәсендә уздырылган. Ярышлар ике яшь категориясендә үтә: 10 −14 һәм 14 -,17 яшьлекләр. Алар сафта атлау, мылтык сүтеп җыю кебек сигез төрле конкурста үз осталыкларын күрсәтә. Бу чарада катнашучылар барысы да — район мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләргә йөрүчеләр. Укучыларның елдан-ел әзерлекләре яхшыра бара. Уен ахырында беренче урын алган команда зона этабында катнашачак, быел ул Алабугада оештырылыр дип көтелә», — диде «Галактика» балалар иҗат үзәгенең хәрби-патриотик юнәлеше методисты Рәзинә Әхмәдуллина.
«Аҗаган» уены — яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бер ысулы. Балалар кече яшьтән ил, Ватан төшенчәсен, аның кеше тормышындагы әһәмиятен белеп, аңлап үсәргә тиеш. «Аҗаган» укучыларның рухын чыныктыра, аларда хәрби осталык күнекмәләре булдыруга бер адым булып тора.
Дилүс Саттаров, Нырья урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы:
Мин мәктәптә бишенче сыйныфтан бирле «Бөркет» отрядына йөрим. «Аҗаган » уеннарында биш ел тирәсе катнашам. Мәктәптә әлеге уеннарга яхшылап әзерләндек. Бу чаралар укуга комачау итмиләр. Чөнки без, дәресләр башланганчы отряд белән җыелып, сафта йөрү буенча шөгыльләнә идек. Отрядтагы һәркем үзенә аерым бирем сайлап алып, мәсәлән, автомат сүтеп җыю, мылтыктан ату һәм башкалар буенча дәресләрдән соң калып, буш вакытларында әзерләнде. Патриотик рухтагы мондый чаралар яшьләр өчен бик кирәк, чөнки ватанпәрвәрлек һәр җирдә югары бәяләнә. Үзем дә киләчәктә тормышымны хәрби юнәлештә сынап карау турында уйланам.
Айсылу Кадыйрова, Сәрдекбаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:
«Аҗаган» уеннарында беренче тапкыр катнашам. Бүген мин автомат сүтеп җыйдым, аңа яхшылап әзерләндем, чөнки ул кыз кеше өчен бер дә җиңел эш түгел. Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресе укытучысы Илшат Рәфкать улы әлеге чарага безне яхшылап әзерләде, барысына да өйрәтте. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге чыгышымнан мин бик канәгать түгел, авыррак булдымы, каушадыммы, белмим. Ә мәктәптә мылтыкны 32 секундта сүтеп җыя идем.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев