Кукмарада 43 яшьлек рецидивистны административ күзәтчелек таләпләрен бозган өчен хөкем итәчәкләр
Ул үз гаебен таныган.
Кукмара районы прокуратурасы Өлге авылында яшәүче элегрәк хөкем ителгән 43 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады
Ул Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 314.1 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (административ чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү) гаепләнә.
Эш материаллары буенча, административ күзәтчелек астында булган гаепләнүче суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне берничә тапкыр бозган. Әйтик, 2021 елның ноябрь һәм декабрь айларында әлеге ир, административ чикләүне үтәмичә, ике тапкыр төнге вакытта торак бинадан читтә булган. Моннан тыш, ир кеше 2022 елның апрелендә алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә җәмәгать урынында йөргән. Ул үз гаебен таныган.
Җинаять эше, асылда карау өчен, Кукмара район судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев