Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 40 яшьлек ир-ат иптәшенең телефон һәм банк картасын урлауда гаепләнә

Ир гаебен тулысынча таныды һәм 6 мең сумнан артык зыянны каплады.

Кукмара районы прокуратурасы 40 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул урлау һәм банк счетыннан акча үзләштерүдә гаепләнә.

2022 елның 10 июлендә гаепләнүче Кукмара шәһәренең Чернышевский урамында урнашкан кафеда дуслары белән спиртлы эчемлекләр куллана. Иптәшләре йоклагач, ир берсенең куртка кесәсеннән телефон һәм банк картасын урлый, аннары шуның белән кибеттә түли.

Ир гаебен тулысынча таныды һәм 6 мең сумнан артык зыянны каплады.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk