Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 33 яшьлек ир-атны кабат исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем итәчәкләр

Ир медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Кукмара районы прокуратурасы Аш-Буҗи авылында яшәүче 33 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул кабат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә.

2021 елның 28 ноябрендә гаепләнүче исерек хәлдә Кукмара районы территориясендә “Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш” автомобиль юлы буйлап хәрәкәт итә. Күпмедер вакыттан соң автомобиль йөртүче башка транспорт чарасы белән бәрелешә. Ир, куркып, һәлакәт урыныннан качып китә, тик юл читендәге кар көртендә батып кала. Тәртип сакчыларына килгәч, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте ясавын таный, медицина тикшерүе узудан баш тарта.

Гаепләнүчене элегрәк тә шундый ук җинаять өчен җаваплылыкка тартылган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Ир үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk