Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 21 яшьлек рецидивистны зәркән кибетеннән алтын бизәнү әйберләрен урларга җыенган вакытта тоткарлаганнар

Суд гаеплене өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгеләгән.

Кукмара районы прокуратурасы 21 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны законсыз рәвештә бинага үтеп кереп, әйбер урларга җыенуда гаепле дип тапты.

2021 елның 29 сентябренә каршы төндә хөкем ителүче, исерек килеш, Кукмара шәһәрендәге “Ратмир” сәүдә үзәгенең беренче катындагы тәрәзәне вата һәм законсыз рәвештә “Алтын 585” зәркән кибетенә керә. Анда җинаятьче алтын балдак һәм чылбыр урлый, шуннан соң сак сигнализациясе кабына. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре урлаган әйберләре белән качып китәргә җыенган ирне тоткарлый.

Егет үз гаебен тулысынча таныды һәм чылбырны әнисенә бүләк итәргә, ә балдакны үзенә калдырырга теләвен аңлатты.

Егетнең әлегә кадәр дә хөкем ителгән булуын исәпкә алып, суд гаеплене өч елга ирегеннән мәхрүм итте һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев