Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 1,9 миллион сумнан артык алимент бурычы җыелган ир-атны хөкем итәчәкләр

Ир алимент түләмәгән өчен элек тә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Кукмара районы прокуратурасы Лубян авылында яшәүче 55 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул нигезле сәбәпләрсез балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепләнә.

Ул, суд карары булуга карамастан, ике айдан артык балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәгән. 2009 елдан алимент буенча гомуми бурычы 1,9 миллион сумнан артып китә.

Ир алимент түләмәгән өчен элек тә административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул үз гаебен таныды.

Җинаять эше район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев