Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 11 яшьлек малайның башына кар төшкән

17 мартта көндезге сәгать икеләр тирәсендә дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә 2013 елгы баланы алып киләләр.

Кукмарада шәхси йортта яшәүче 11 яшьлек малайның башына кар төшкән. 

Бу хакта район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев түбәндәгеләрне сөйләде:

17 мартта көндезге сәгать икеләр тирәсендә дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә 2013 елгы баланы алып киләләр. Әтисенең сүзләре буенча, малайның башына түбәдән бозлы кар кисәге төшә. Бала җиңелчә җәрәхәтләр ала. Табиблар аның башына бер җөй ясыйлар һәм амбулатор дәвалану билгелиләр. Бүгенге көндә баланың хәле стабиль, — диде ул. 

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, бу факт буенча тикшерү эшләре бара. 

Ринат Хәйруллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе: 

Шәһәрдәге күпкатлы йортлар — идарәче компания карамагында. Алар бүгенге көндә дә көчләреннән килгәнчә түбәләрдән кар төшерәләр. Әмма барысында да берьюлы бу эшләрне башкарырга өлгермиләр. Шуның өчен биналар яныннан узганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кибет буламы ул, административ бинамы, шәхси йортмы — һәрберсенең хуҗасы түбәләрдәге карны чистартуны оештырырга тиеш. Бәла-каза килеп чыкмасын өчен, бу эшне вакытында башкарырга кирәк. 
Үз автомобильләрен биналар янына терәп үк куючылар бар. Бу да бик куркыныч.
Шәхси йортларның түбәләреннән кар төшерү исә хуҗа кешенең җаваплылыгына керә. Кар берьюлы күпләп шуып төшмәсен өчен, картоткычлар кую сорала. Түбәдән кар чистартканда территорияне тасма белән әйләндереп алу, астан бер кеше күзәтчелек итү дә иминлекнең бер өлеше булып тора. 
Һәркем исән-сау булсын, бәлагә юлыкмасын!

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk