Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара үзәк дәваханәсендә тәмле ашаталармы?

    Пешекчеләрнең үзләре һәм аларның эш шартлары белән танышу теләге туды

    - Үзәк район дәваханәсендә ятып чыкканнан соң үземне яхшырак хис итәм. Аш-сулары да зарланырлык түгел: туклыклы, саруны да кайнатмый, төрләндереп тә тордылар, - дип сөйләде күршем Гүзәлия Шакирова.

    Мондый сүзләрне дәваханәдә сәламәтлекләрен ныгыткан башка таныш-белешләремнән дә ишеттем. Менә шуннан соң пешекчеләрнең үзләре һәм аларның эш шартлары белән танышу теләге туды.

    Дәваханәнең аш-су әзерли торган кухнясы иркен, уңайлы  бинада урнашкан. Заманча җиһазландырылган. Ишеге ачылуга, чип-чиста итеп, дезинфекция үткәреп юылган идәннәренә басарга читенсенеп тордым. Эчкә үк үтәргә ярамаганлыктан, сөйләшү эш кабинетында барды. Пешекчеләрнең хезмәте биредә сменалап оештырылган. Бер смена өч көн эшләп, өч көн ял итә, шулчакта эшкә икенче смена чыга. Ул көнне кухняда өлкән пешекче Зөлфия Муллахмәтова җитәкчелегендәге коллектив мәш килә иде. Плитәләрдәге  40-50 литрлы кәстрүлләрнең, тәмле исләр таратып, кайнап утырганнары ишетелде.

    Зөлфия ханым биредә инде 27 ел эшли икән. Ул, барысыннан алда - иртәнге сәгать биштә килеп, плитәләрне кабызып җибәрә, төшке аш өчен су кайнатырга куя. Чак кына соңрак яшь ярдәмчеләре – Минзәлия Габдрахманова, Чулпан Фазылова, Минзилә Нәҗмиева да эшкә кушыла, ботка пешерергә керешәләр.

    Ә аңарчы, инде кичтән, меню әзер була.

    - Дәваханә бүлекләреннән безгә көнгә ике тапкыр, авырулар һәм диеталар санын күрсәтеп, заявкалар тапшыралар. Шул заявкалар нигезендә, тиешле нормаларны исәпкә алып, меню төзим, - дип аңлатма бирә диета буенча шәфкать туташы Гөлназ Гыйззәтуллина. - Күрше районнарда бу эш кулдан башкарылса, бездә ул компьютерлаштырылган һәм күпкә уңайлы. Ризык 16 төр медицина диетасы буенча әзерләнә, ягъни һәр төр авыртучылар өчен аерым пешерелә. Мәсәлән, балаларга, шикәр чире, ашказаны, аллергия белән интегүчеләргә, бәби тудыру йортында ятучыларга. Пешкән, әзер аш-су кизү торучы (дежур) табиб кабып-тәмләп караганнан соң гына авыруларны ашату өчен җибәрелә.

    - Уртача алганда, көнгә ничә авыруны тукландырасыз? - дип кызыксынам.

    - 160-180 тирәсе, аларның саны үзгәреп тора, - ди пешекчеләр.

    - Ризык әзерләү өчен бары тик яхшы сыйфатлы азык-төлек кулланыла, - дип дәвам итә Гөлназ ханым. - Складка китерелгән продукциянең сыйфат сертификаты булырга, ГОСТ  таләпләренә җавап бирергә, карап торышка да әйбәт күренергә тиеш. Боларның барысын махсус комиссия белән тикшереп, акт нигезендә кабул итәбез. Склад мөдире Флера Хисмәтуллинаның да бу нисбәттән тәҗрибәсе зур. Продукция тиешле таләпләргә туры килмәсә, кире борабыз. Сыйфатны, чисталыкны “Роспотребнадзор” идарәсенең райондагы җирле бүлеге дә даими тикшереп тора.

    Рәсми сөйләшүдән соң эчкерсез аралашуга күчтек.

    - Күршем кичке ашка, боткадан тыш,  каймак белән томалап пешерелгән ташкабак бирелүе турында сөйләгән иде. Ул кадәр ташкабакны ничек әзерләп өлгердегез? Кабыгы бигрәк каты бит,  – дип төпчендем  пешекчеләрдән.

    Реклама

    - Кабыгын һәм эчен кулдан чистарттык. Аннары яшелчә турагыч җайланма аша чыгардык, шуңа күрә вакытны күп алмады.

    Заманча җиһазлар кул хезмәтен сизелерлек җиңеләйтә бит, - дип елмайды алар.

    Авыруларга еш кына сөттә пешерелгән йомырка тәбәсе бирелгәне мәгълүм. Ничә йомырка сытарга туры килүе турында сорамый булдыра алмадым. Бу сорауга  Гөлназ  ханым җавап бирде:

    - Норма буенча һәр авыруга ике йомырка каралган, шуннан исәпләгез.

    Якынча өч йөз иллеләп данә була түгелме? Тик башта һәр йомырканың тышчасын юып,махсус сыекча белән йогышсызландыралар (дезинфекциялиләр) икән әле.
    Өлкән пешекче сүзгә кушылды:

     - Бездән еш кына: “Бәрәңге пюресы бик тәмле була. Аны ничек әзерлисез?” дип сорыйлар.  Моның бер сере юк: пешкән бүлбеләрнең суын сыгып, сөт белән бергә бәрәңге төю җайланмасы аша чыгарабыз, аннары сыер мае өстәп болгатабыз. Сүз уңаеннан әйтим: бәрәңге әрчи торган җайланма да зур ярдәмчебез булып тора.

    Саубуллашу алдыннан гадәти сорау бирдем:

    - Эшегезне яратып башкарасызмы?

    - Әлбәттә. Күңел биреп пешергән ризык кына тәмле була бит. Өстәвенә барлык уңайлыклар булдырылган: краннан кайнар су килә, канализация эшләп тора. Рәхмәт сүзләрен ишетү дә рәхәт.

    Алда әйткәнемчә, икенче смена хезмәткәрләрен - өлкән пешекче Гөлнур Зарипованы һәм аның  кул астында эшләүче пешекче Ләйсән Фәйзуллина, Лилия Әгълиуллинаны ул көнне очратмадык. Алар да шушы сүзләрне сөйләр иде, мөгаен.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 11 ноябрь 2018 - 20:29
      Без имени
      Минем эни жэй айларында ятып чыкты, рэхмэт поварларга ойдэге кук тэмле иде ди, дорестэндэ авыз итеп карадым тэмле ойдэгечэ иде рэхмэт сезгэ, унышлар))