Авария бүген Кукмарадан Туембаш авылына алып баручы кыр юлында була.
Кукмарадан ерак түгел басуда УАЗ машинасы әйләнә, ике кеше зыян күрә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

«Авария бүген Кукмарадан Туембаш авылына алып баручы кыр юлында була. Зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр Глонасс-112 системасы буенча 10.56 сәгатьтә алынды», - дип сөйләделәр районның янгын сүндерү-коткару частенда.

Коткаручылар килеп җиткәч, Киров номерлары булган УАЗ автомобиленең идарәне югалтып әйләнүе ачыклана.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның пассажиры зыян күрә. Алар дәваханәгә озатыла.



фото: янгын-коткару часте
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев