Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара волонтерлык үзәгенә «кайнар линия» аша өлкәннәрдән 120 шалтырату кабул ителгән

Азык-төлек, дарулар һәм кирәк-яраклар сатып алу турындагы төп үтенечләрдән тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә булышуны, 2590 номерына ничек итеп СМС-хәбәр җибәрү хакында актив сорый башладылар.

«Тылсым» үзәге белгечләре, өлкәннәргә ярдәм күрсәтү максатыннан, «кайнар линия» булдырды. Әлеге үзәктән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә 120 шалтырату кабул ителгән. 

«Үзе генә яшәүче, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ярдәм итү өчен булдырылган "кайнар линия" телефонына 120 шалтырату булды. Азык-төлек, дарулар һәм кирәк-яраклар сатып алу турындагы төп үтенечләрдән тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә булышуны, 2590 номерына ничек итеп СМС-хәбәр җибәрү хакында актив сорый башладылар», - диделәр үзәктә.

Өлкән яшьтәге гражданнар сораулар белән 8 (84364) 2-84-37 «кайнар линия» телефоны буенча  мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев