Кукмара «Ватанны саклаучылар» фондының филиалында хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итәләр
Фондның социаль координаторы аша инвалидлар, ветераннар, хәрби хезмәттән азат ителгәннәр, аларның гаилә әгъзаларына дәүләт хезмәтләре һәм түләүләр, социаль гарантияләр турында аңлату эшләре алып барыла.
Үткән елның ноябрь аеннан районда «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы эшли башлады. Фондның социаль координаторы аша инвалидлар, ветераннар, хәрби хезмәттән азат ителгәннәр, аларның гаилә әгъзаларына дәүләт хезмәтләре һәм түләүләр, социаль гарантияләр турында аңлату эшләре алып барыла. Безнең районда бу вазыйфаны Гөлзия Хисмәтуллина башкара.
— Гөлзия ханым, фондның өстенлекләре нидә, «ярдәм чаралары» дигәндә нинди хезмәтләр күз алдында тотыла?
— Безнең фонд махсус хәрби операциядә катнашучыларга документларын рәсмиләштерү, түләүләр һәм барлык тиешле ярдәм чараларын алу процессын мөмкин кадәр гадиләштерергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә. Ярдәм чаралары исә бик күптөрле. Мәсәлән, эшкә урнашуда ярдәм итү, шул исәптән яңадан укыту, һөнәр үзләштерү мөмкинлеге булдырыла. Шулай ук бушлай юридик ярдәм күрсәтелә, протезларны да кертеп, дарулар һәм медицина продуктлары белән тәэмин итү, шифаханәләрдә тернәкләнү узу, өйдә авыруны карау, җитди яраланган кешенең ихтыяҗларына туры китереп йортны үзгәртеп кору...
Шул ук вакытта «Ватанны саклаучылар» фонды инвалидларны фондның попечительләр Советы тарафыннан расланган исемлеккә кертелгән өстәмә тернәкләндерү чаралары белән дә тәэмин итә. Әйтик, әгәр дә Россиядә теркәлмәгән дарулар һәм медицина эшләнмәләре сатып алырга кирәк булса, фонд моны бөтен ил буенча үзәкләштереп кайтарта.
Шулай ук фондның барлык филиалларында бушлай психологик ярдәм кабинетлары ачылган.
— Сезгә башлыча нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Райондашларны күбрәк социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә юридик ярдәм күрсәтү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга акчалата түләүләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы, психологик һәм медицина ярдәме алу буенча сораулар кызыксындыра. Без, мөрәҗәгатьләрнең нинди булуына карап, районда төрле учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Еш кына сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын, махсус операция барышында алган исемнәрен раслаучы документларны рәсмиләштерүдә булышуны сорыйлар. Белгеч белән алдан сөйләшеп, хастаханәләргә һәм төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәбез, адвокат һәм юристларга да юллыйбыз, тәфсилле аңлатмалар алабыз. Гаризаны дөрес итеп язарга һәм җибәрергә булышабыз. Фондның Казан шәһәрендәге филиалында бер ай дәвамында төрле инстанция җитәкчеләре кабул итүләр үткәрә, ягъни сорауга вакытында җавап алырга ярдәм итәләр.
Региональ түләүләр Татарстан Рәисе Указы нигезендә күчерелә, анда кемгә һәм күпме тиешле икәне төгәл билгеләнгән. Өстәвенә, ярдәм чаралары алу өчен кирәкле документлар исемлеге дә бар. Федераль түләүләр хәрби комиссариатларга гариза язып күчерелә.
— Шулай ук газета укучыларны муниципаль ярдәм чаралары белән дә таныштырып үтсәгез иде.
— Билгеле статуска ия райондашларның балалары мәктәпкәчә белем бирүче мәгариф учреждениеләренә чираттан тыш кабул ителә һәм ата-ана (законлы вәкиле) түләүдән азат ителә, 1-11 сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән туклана, дәресләргә (түгәрәкләргә, секцияләргә һәм башкаларга) йөргән өчен акча түләми, гаиләдәге 18 яшькә кадәрге балаларга һәм ата-ананың (законлы вәкилнең) берсенә районда үткәрелә торган чараларга бушка керү мөмкинлеге бирелә, 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм ата-ананың берсе (законлы вәкиле) маршрут транспортында (таксидан тыш) бушлай йөри ала. Болардан тыш, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзалары һәм мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары өчен ДОСААФта бушлай укыту, мохтаҗларга утын китерү оештырылды. Соңгы вакытта дәүләт хезмәтләр сайтында «Ватанны саклаучылар» порталы эшли башлады. Анда төрле ярдәм чаралары белән тулырак танышырга мөмкин.
Социаль координатор Хисмәтуллина Гөлзия Сәлмән кызы түбәндәге адрес буенча кабул итә:
Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15нче йорт, район Башкарма комитеты бинасы, 3нче кат, 305нче кабинет. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-70-55, 89397304550. Эш вакыты: иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 5кә кадәр.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев