Кукмара үзәк китапханәсендә чит ил гражданнары белән очрашу узды
Район Эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе Илсөяр Вәлиева сүзләренә караганда, районда 170кә якын чит ил гражданы исәпләнә.
Кукмара үзәк китапханәсендә районыбызда яшәүче һәм хезмәт куючы чит ил гражданнары белән очрашу узды. Чарада район башлыгы ярдәмчесе Рашат Гарифуллин, Казаннан килгән кунак – чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү үзәгенең бүлек җитәкчесе Нияз Хисмәтуллиннар катнашты.
«Без бирегә район территориясендә яшәүче чит ил гражданнары белән очрашырга, аларга Россия Федерациясендә хезмәт миграциясенә кагылышлы Россия закончалыклары турында сөйләргә, административ, җинаять җаваплылыгы һәм башка мәсьәләләр турында аңлатырга, күзгә-күз карап сөйләшергә килдек. Без аларны тыңларга, юридик һәм социаль мәсьәләләр буенча консультацияләр бирергә әзер. Бәлки кемгәдер ярдәм кирәктер, яисә ниндидер проблемасы килеп чыккандыр, мөрәҗәгать итсеннәр, бергәп хәл итәргә тырышырбыз», – диде Нияз Нурислам улы.
Бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда, мондый төр чара республика территориясендә көн саен диярлек үтә икән.
«Чит ил гражданнарының күбесе Татарстан белән электән таныш, республикага беренче генә килүләре түгел. Алар элек эшләгән урыннарына кире кайта. Бу исә эш бирүче җәлеп итә белә, хезмәт хакын вакытында түли, торак белән тәэмин итә, дигән сүз. Файдасы булмаса, алар безне сайламаслар иде», – ди Нияз Хисмәтуллин.
«Восток-Агро» җәмгыятендә бүгенге көндә ике чит ил гражданы эшли икән.
«Хезмәткәрләрнең икесе дә Таҗикстан Республикасыннан. Быелның август урталарында эшкә керештеләр. Алар фермада хезмәт куялар, маллар карыйлар. Әлеге ир-атларга ике тапкыр: төш вакытында һәм кичке ашату каралган. Иртәнге аш өчен айга бер аерым акча түләнә. Без егетләрнең хезмәтеннән бик канәгать. Үзләре дә һәрчак авыз ерып йөриләр, зарланганнары юк», – ди җәмгыятьнең сөтчелек комплексы җитәкчесе Инсаф Салихов.
«Восток-Агро» җәмгыятенә эшкә урнашкан Габделсамин Якубов – 4 бала әтисе.
«Дүрт балам һәм хатыным Таҗикстанда калды, ә мин эшкә Кукмара районына килдем, фермага эшкә урнаштым. Безне тәмле ашаталар, вакытында хезмәт хакын түлиләр. Гаиләм белән һәрдаим кәрәзле телефон аша аралашып торам. Бер-беребезне бик сагынабыз. Аларны да бирегә алып киләсем килә. Кукмарада бик рәхәт», – ди ул.
КСК «Профиль» җәмгыятендә 8 чит ил гражданы эшли икән. Алар Үзбәкстан һәм Төркмәнстаннан килгәннәр.
«Егетләр инде бер елдан артык безнең оешмада төрле эш башкаралар. Барысының да документлары тәртиптә. Аларның хезмәтенә карата бернинди моң-зар юк, тырышалар, кушылган эшне җиренә җиткереп башкаралар. Үзләренә дә Кукмара ошый. “Сездә халык кунакчыл, бәйрәмнәр матур уза”, - диләр», – ди Диләрә Григорьева.
Сабантуйны бер дә калдырганнары юк.
Очрашуда катнашучыларга район Мәдәният йорты үзешчәннәренең матур җырлары һәм чыгышлары тәкъдим ителде.
Район Эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе Илсөяр Вәлиева сүзләренә караганда, районда 170кә якын чит ил гражданы исәпләнә. Аларның күбесе – Үзбәкстан һәм Таҗикстан Республикасыннан. Бирегә килүләренең сәбәбе – эшкә урнашу.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев