Кукмара укучыларының әти-әниләре математикадан БДИ тапшырды
Ата-аналар өчен математикадан БДИ Манзарас урта мәктәбендә оештырылды.
«Бергә тапшырабыз. Ата-аналар белән БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе быел 9нчы мәртәбә уза. Кукмара ата-аналары Манзарас урта мәктәбе мәйданчыгында оештырылган пунктта үзләрен сыный алдылар. Быел аларга барлык укучылар өчен мәҗбүри саналган база математикасы буенча белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим иттеләр.
«Акциянең төп максаты — катлаулы имтихан чорында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре балаларына психологик ярдәм күрсәтә алсын өчен, әлеге процедура белән якыннан таныштыру», — дип билгеләп үтте БДИ буенча муниципаль координатор Элизара Гаязова.
Имтихан аудиториясенә керү өчен металл эзләгеч аша үтәсе иде. Үзең белән паспорт һәм каләм генә булырга тиеш. Сыйныфта күзәтүчеләр тулы инструктаж үткәрә. Һәркем аерым утыра. Барысы да чын имтихандагы кебек.
Ралина Хисмәтованың кызы быел Кукмараның 3нче урта мәктәбен тәмамлый. БДИда база дәрәҗәсендәге математика да бар.
«Бераз борчылам. Монда барысын да үзебезгә тоеп карарга мөмкинлек бирделәр. Математикадан имтихан тапшырачагымны белгәч, кызым белемнәремне искә төшерергә ярдәм итте, бераз программаны кабатладык. Үзем күбрәк гуманитар фәннәргә тартым, шуңа күрә математика буенча биремнәр авыррак бирелә. Мин барлык балаларга да имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телим», — дип уртаклашты чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе.
Аудиториядә ата-аналар каршында имтихан материалларының комплектлары чыгартылды, оештыручылар бланкларны дөрес итеп тутырырга кирәклеге турында аңлаттылар, акциядә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Биремнәрне үтәүгә 60 минут вакыт куелды.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев