Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара укучылары район прокуратурасында экскурсиядә булды

Кукмара укучылары район прокуратурасында экскурсиядә булды.

Кукмара беренче гимназиясенең 9 «А» сыйныф укучылары район прокуратурасына экскурсиягә бардылар. Чара Россия күзәтчелек ведомствосының 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Экскурсияне район прокурорының өлкән ярдәмчесе Вильнур Кәримов үткәрде. Ул балаларга Россия прокуратурасының барлыкка килү тарихы турында сөйләде, район прокуратурасы бинасы буенча экскурсия үткәрде, хезмәткәрләр белән таныштырды, алар исә үз чиратында балаларга һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Шулай ук балаларга прокуратураның хәзерге дәүләттәге урыны һәм роле, аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында да мәгълүмат бирелде.

«Имтихан тапшыру өчен мин җиденче сыйныфта ук җәмгыять белеме фәнен сайладым. Иң элек кинолог, аннары юрист булырга теләгән идем, тик вакыт узгач, лингвистика юнәлешен сайларга булдым. Экскурсиядән уңай тәэсирләр калды. Мине прокуратура эшчәнлегенең төрле юнәлешләре кызыксындырды», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Әдилә Зыятдинова.

Экскурсия ахырында прокуратура хезмәткәрләре укучыларга һөнәр сайлауда уңышлар теләделәр һәм үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча прокуратура ишекләренең һәрвакыт ачык булуын билгеләп үттеләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk