Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара әти-әниләре өчен БДИ: «Балалар белән уртаклашырлык тәҗрибә алдык»

Әниләр һәм әтиләр белән бергә имтиханны район җитәкчеләре дә язды.

Кукмарада булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе кысаларында, рус теле буенча имтихан тапшырдылар. Бүген Манзарас урта мәктәбендә унберенче сыйныф укучыларының иң актив һәм битараф булмаган әти-әниләре җыелды. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова да катнашты.

БДИның муниципаль координаторы Элизара Гавриленко сүзләренә караганда, мондый чара безнең районда биш ел дәвамында ел саен үткәрелә.

БДИ тапшыруда үз көчен сынап карарга унынчы сыйныф укучысы Наираның әнисе Ләйсән Гатина да килгән иде.

«Имтиханда катнашырга булдым. Беренчедән, рус теле буенча белемнәремне тикшерү һәм имтихан биремнәренең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын белү өчен. Икенчедән, миңа бу тема актуаль, чөнки киләсе елга кызыма имтихан тапшырырга туры киләчәк.  Алай кыен булды димәс идем, чөнки оештыручылар барысын да яхшылап аңлаттылар. Аңа  кадәр бер көн кала конспектлар буенча да өйрәндек. Катлаулырак булыр дип уйлаган идем, әмма биремнәрне үти алдым», - диде  Ләйсән Гатина.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев