Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара сыеры - Америка календарендә

Төньяк Каролина штатында басылып чыккан 2020 ел календареның июнь ае битендә районыбызның Сазтамак авылында төшерелгән фото урын алган.

...Кулымда төсле рәсемнәр белән бизәлгән, инглиз телендә нәшер ителгән тупланма - Америка календаре. Швециянең Кируна шәһәре, Балкан ярымутравының үзәгендә урнашкан Босния һәм Герцеговина, Непал, Тунис, Куба, Руанда башкаласы Кигали, Американың Аризона штаты, Африкадагы Мозамбик иле, Тайланд, Колумбия, Индиядә төшерелгән фотолар арасында иң матуры, иң төслесе һәм күңелгә иң якыны кайсысы булды дип уйлыйсыз? Әлбәттә, үзебезнең Татарстанныкы. 

Бүгенге көндә Төньяк Каролинаның Чапел-Хилл шәһәрендә университетның экология факультетында белем алучы якташыбыз Иделия Хисмәтованың фоторәсеме календарьның июнь ае битен бизәп, үзгә бер ямь биреп тора. Рәсем астына: «Кукмара, Татарстан, Россия. Татар йорты каршыннан узып баручы сыер» дип язылган.  

Иделия әлеге календарьны әнисенең әтисе - Гарәфетдин бабасына бүләк итә. Бүгенге көндә Казанда гомер кичерүче якташыбыз Гарәфетдин абый Хисаметдинов белән элемтәгә кереп, балалары, чит илдәге тормыш, фотоның тарихы турында әңгәмә кордык. 

«Мин – тумышым белән Кукмарадан, ә хатыным Зәйтүнә  –  районыбызның Березняк авылыннан, - дип башлады ул сүзен. - Зәйтүнә апагыз – Казан университетының механика-математика факультетын, ә мин исә Казан авиация институтын тәмамладык. Казан-Кукмара арасында поездда йөргәндә таныштык, гаилә кордык. Хәзер инде икебез дә лаеклы ялда, Казан шәһәрендә яшәп яткан көнебез. Шөкер, өч бала тәрбияләп үстердек, биш оныгыбыз бар. Балаларның барысы да югары белемле: икесе – фән кандидатлары. Кызыбыз Чулпан инде 16 ел гаиләсе белән Төньяк Каролина штатының Кэри шәһәрендә яши. Ул – филология фәннәре кандидаты, Дюк университетында инглиз телен укыта, лаборатория мөдире дә булып тора. Киявебез Алмаз – фәннәр кандидаты, икътисад өлкәсендә хезмәт куя. Аларның кызлары Иделия – 1 курс студенты, ә менә Америкада туган уллары Рафыйк 8 сыйныфта укый».  

Сургут шәһәрендә дөньяга килгән Иделия хәзер инде Америкада яшәсә дә, Татарстанны бик ярата икән.  

«Без, аның белән бергәләп, Казан буйлап йөрибез, архитектура һәйкәлләре белән танышабыз, Кукмарадагы туганнарның да хәлен беләбез. Сазтамак авылында Зәйтүнәнең бик туганчыл сеңлесе яши. Туган якка кайткач, бер дә анда бармый калган юк. Фото да нәкъ менә шул авылда төшерелде, - ди Гарәфетдин абый. - Бервакыт унбиш яше тулыр алдыннан кызыбыз кәҗә сатып алу һәм аны шикәр авырулы бер кешегә бүләк итәргә теләвен белдерде. Мондый ярдәм барлыгын ул Африка илләрендә кырыс шартларда яшәүчеләр хакында мәктәп проекты әзерләгән вакытта белә. Шулай ук мохтаҗларның сәламәтлеген һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән оешмалар турында да мәгълүмат туплый. Аларның эшчәнлеген өйрәнә торгач, оныгыбыз Россиядә һәм Татарстанда да мохтаҗ кешеләрнең шактый күп булуын белә. 8 сыйныфта укыган вакытта аңа дуслары, туган көненә дип, акча җыеп бирә. Америка традициясе буенча, әлеге акчалар хәйрия фондына, картлар йортына, авыруларга бирелә яисә кешенең үзендә кала. Оныгым исә кәҗә сатып алып, аны шикәр авырулы кешегә бүләк итәргә теләде. Сөтле кәҗәне – Арчадан, ә диетик туклану таләп ителүче өлкән кешене районыбыз авылларының берсеннән таптык. Җәйге ялга кайткач, кызыбыз үзенең хыялын тормышка ашырды. Сәрвиназ исемле апа ул чагында мондый зур бүләккә чын күңеленнән сөенгән иде. Иделия үз күзләре белән авыл тормышын, көтүдән туп-туры өйләренә кайтучы сыерларны күреп гаҗәпләнде, аларны күзәтеп фотога да төшерде».  

Узган ел Иделия мәктәпнең 12 сыйныфын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Уңган, тырыш, уку алдынгысы булган кызны Төньяк Каролинаның Чапел-Хилл шәһәрендәге университетка кабул итәләр. Беренче елда ук төрле бәйгеләрдә катнаша, хәтта Гран-прига да ия була. Шулай ук ул төзегән инглиз телендәге интерактив сайт-карта да игътибарга лаек. Анда Россия территориясендә яшәүче этник азчылык, аларның үз мәдәниятләре, йола һәм гореф-гадәтләре, телләре булуын билгеләп үтә ул. Әлеге проект өчен Иделия университетта белем алу өчен премия белән бүләкләнә. Татарстанның табигый байлыклары һәм әйләнә-тирәгә сак караш булдыруга багышланган иҗади эш, инша исә якташыбызга тагын бер премия китерә.   

«Иделия катнашкан конкурсларның берсе фотолар белән бәйле иде. 600 катнашучы арасында нибары 12 укучының гына фоторәсемнәре сайлап алына. Алар арасында оныгымның Сазтамак авылында төшергән фотосы да була, - дип сөйли әңгәмәдәшем. – Җиңүчеләрнең фотолары Американың Төньяк Каролина штатында нәшер ителгән 2020 ел календаренда урын ала. Көтүдән салмак кына кайтучы сөтлебикә әнә шулай америкалыларның да күңеленә хуш килә».  

Гарәфетдин абый белән аралашкан вакытта Америка турында да сорамый кала алмадым. Еш баралармы алар анда? Балалары белән нинди телдә аралашалар? 

 «Балаларны бик сагынабыз. Шуның өчен хатыным белән җай чыгуга Америкага очабыз, - ди ул. – Без балалар белән саф татар телендә сөйләшәбез. Үзләре тагын 3-4 тел белә, иркен аралаша. Алар яши торган Кэри шәһәрендә кыш бөтенләй булмый. Яшеллек бик күп, сайрый торган кошлар да бихисап. Анда хәтта шөпшәдән аз гына зуррак булган колибри кошын да очратырга мөмкин. Атлантик океан да ерак түгел. Ә инде халкына килсәк, олысы да, кечесе дә ачык күңелле. Һәрчак сиңа ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаялар, исәнләшәләр, бер җиргә дә чиратсыз кермиләр. Татарстан белән чагыштырганда анда юллар яхшырак, юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар да күренми. Шәһәр эчендә автобуслар бик аз йөри, барысы да үз машиналарында җилдерә. Җәяүлеләр бик сирәк. 2018 елда Майамига Сабантуй карарга барган идек. Бәйрәмдә республикабызның атказанган артисты Филүс Каһиров та чыгыш ясады. Татарстан җырчысын бик яратып кабул иттеләр. Гомер дәвамында бик күп илләрне гизәргә туры килде. Әмма Татарстан, Казаныбыз һәм Кукмараны алыштырырлык бер генә төбәкне дә очратканыбыз булмады. Үзебезнеке – үз: яратабыз һәм кайда гына булсак та, сагынып кайтабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X