Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара шәһәрендә халык җыены узды

"Халыкның бер мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмаячак", - диде район башлыгы Сергей Димитриев

Кукмарада ни өчен күрше-тирә районнар белән чагыштырганда автобуста йөрү бәяләре югары? Нигә шәһәр вокзалында пассажир поездлары тукталмый? Туеш халкының үзәгенә үткән “военкомат тавы”ннан ничек йөрисе? Район үзәк дәваханәсенә лор-табиб, томография аппараты кирәк. Дәваханә ишегалдында ял зонасы булдырып, скверга районның танылган гинекологы, вакытсыз арабыздан киткән Мансура Гаяновнаның исемен бирү мәсьәләсе хәл ителерлекме? Яшьләрне эчүчелектән ничек сакларга?

Кукмара шәһәренең халык җыенында әлеге һәм башка  сораулар күтәрелде.

-    Халыкның бер мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмаячак. Сорауларның күп булуы халыкның район тормышына карата битараф булмавы турында сөйли, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, җыелышта катнашучыларны ачыктан-ачык аралашуга өндәп.

фото: Фәнил Мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk