Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара шәһәрендәге «Чишмәкәй» бакчачылык ширкәтенең киләчәге бармы?

Уңайлыклар тудырылса, бәлки халык кабат дачаларга тартылыр иде, ди бакчачылар.

Кайберәүләрнең: «Ташландык дачаларга бардык әле. Шулкадәр күп анда җиләк-җимеш, чияне генә дә 3-4 чиләк тутырдык», - дип сөйләгәнен ишеткәч, күңелгә әллә ничек авыр булып китә. Яшеренеп кеше бакчасына керү, аннан нәрсәдер өзүне мин күз алдыма да китермим. Утыртсаң, үзеңдә дә үсә бит ул чия-карлыган. Җил исеп, яфрак кыштырдаган саен шикләнеп җыйган җимеш татлырак буламы икән әллә?!

Кукмара шәһәрендәге «Чишмәкәй» бакчачылык ширкәтенең дә гөрләп торган чаклары булган! Хәзер исә биредә кеше биеклеге кадәр үскән печән, әрекмән, кычыткан, билчәннәр «хуҗа». Кая карама ярымҗимерек йортлар, берсенең түбәсе чалшайган, икенчесенең тәрәзәсе ватык, ишекләре юк, тимер рәшәткә, коймалары бөтенләй сүтеп алынган дигәндәй... Әмма ширкәт никадәр генә ташландык хәлдә булмасын, Кукмара тавында урнашкан әлеге бакчалардагы җиләк-җимешләрнең агач-куаклары язын шау чәчәккә күмелеп, ерактан ап-ак булып күренеп тора. Быел биредә чия, кура җиләге күп булган.

Шулай ук балан, терн, слива, алма уңышы да мулдан. Тик менә табигать нигъмәтләрен җыеп алырга үз хуҗалары гына юк!

Читтән килгән кешеләр бакчаларны таптый, агачларның ботакларын сындыра, иң яхшы, эре җимешләрне генә чүпләп ала да, юлын дәвам итә...

Әнә бит, оныгы белән «Чишмәкәй»гә баручы, исемен әйтергә теләмәгән ханым да:

- Мин адәм балаларын шулкадәр тәртипсез буладыр дип бөтенләй уйламый идем. Әмма ялгышканмын. Бакчадагы кечкенә генә йортыбызның ник бер төзек урыны калсын. Бирегә килгән саен йөрәк сыкрый. Сукрана-сукрана тәртиплим инде, әмма урынсыз. Инде ничә ел рәттән таш атып йортның тәрәзә пыялаларын ваталар, кечкенә тимер капка бар иде, аны да салдырдылар, утырткан бәрәңгеләрне дә таптап йөриләр. Кеше әйберен ничек шулай җимерергә, исраф итәргә була ул, аңламыйм, - дип ачына. - Мин күпкатлы йортта яшим. Шуның өчен дә бакчаны ташлыйсым килми. Яшь чагындагы алмагачлар да үсеп җитте, үзебезнеке булыр дип, әз-мәз яшелчәләр дә утыртам. Аларга сибәргә суны да күлдән ташыйсы бит хәзер. Ул гына да түгел, бик куркыныч монда. Шуның өчен бирегә үзем генә барырга да шүрлим. Бүгенгедәй хәтеремдә: эштән соң балаларны бакчадан алабыз да, җәяүләп ашыга-кабалана, дача йортына юл тотабыз. Ниләр генә утыртмадык без анда: кыяр, суган-сарымсак, бәрәңге, җиләкләр... Күршеләр белән дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә су сибеп, түтәлләрнең чүпләрен утап вакыт узганы сизелми дә, шул арада кичке сәгать уннар була иде. Яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп, өйгә тулы сумкалар белән кайтуның рәхәтлекләре соң?! Икенче көнне кайсын тозлыйсың, кайсыннан кайнатма, компот ясыйсың. Эх, күңелле вакытлар шул...

Әйе, кайчандыр биредә суны зур чанга насос ярдәмендә күлдән суыртканнар. Халык җир кишәрлекләре алып йортлар сала башлагач, бакчага йөрүчеләр кимегән. Насосны да, электр чыбыкларын һәм су үтә торган торбаларны да урлап бетергәннәр. Шәһәр башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев сүзләренә караганда, кайчандыр ширкәттә сигез аллеядә 224 дача кишәрлеге исәпләнгән. Бүгенге көндә нибары 42 кеше генә үз җирләрен рәсмиләштергән.

- Дача ширкәте җитәкчелек игътибарыннан читтә калмый. Киләчәктә анда баручы юлны төзекләндерү, су һәм ут кертү планы бар, - ди Евгений Александрович.

1987 елда «Чишмәкәй»дән кишәрлек алып, шунда бакча йорты төзегән Григорий Матвеев бирегә иртә яздан караңгы көзгә кадәр көн саен диярлек йөри икән.

- Бирегә даими килүчеләр бер ун кешегә җыеладыр. Без җирне тиешенчә рәсмиләштердек. Җитәкчеләр ут белән су булыр дип әллә кайчан вәгъдә биргәннәр иде, тик менә әлеге уңайлыклар һаман да күренми. Берәр вакыт сүзләре чынга ашса яхшы булыр, бәлки халык кабат бакчаларга тартылыр иде, - ди ул. – Бакчада бәрәңге, кыяр, помидор, кишер, суган, бакча җиләге үсә. Шулай ук карлыган һәм алмагачларыбыз да бар. Мин бирегә велосипед белән киләм. Март ахыры, апрель башларында зур кисмәккә кар тутырам да, аны яхшылап таптыйм. Әкренләп эри ул, суы яшелчәләргә сибү өчен шактыйга җитә. Яңгыр суларын да әрәм итмим. Алар да улактан туп-туры кисмәккә агып төшә. Тынчу шәһәр фатиры түгел инде, һава рәхәт бит монда, чиста, сулап туеп булмый аны. Шуның өчен дә бетерәсе килми бакчаны. Балалар белән бергләп туган көннәрне дә биредә уздырырга яратабыз. Рәхәт бит табигать кочагында. Әнә, тау итәгендәге дача хуҗалары иртәдән кичкә кадәр бакчада кайнаша. Аларның бер чүпләре дә юк. Карап, тәрбияләп торгач, җимешләре аеруча мул уңыш бирә.

Григорий абыйның үзенең дә бакчасына зур «бишле» куярлык. Дүрт сутый җирдә шактый табигать хәзинәсе урын алган. Әмма кешенеке кештәктә дигәндәй, караклар гына йоклап ятмый шул. Бакча ширкәтендә булган һәркем угрылардан зарлана. Бакча хуҗалары китүгә, аулакта эшкә керешә икән алар. Кайсын сата, кайсын юк кына бәягә кемгәдер бирә яисә нәрсәгә дә булса алыштыра...

- Бакча ширкәтендәге бакчаларның ташландык хәлдә булуы, чыннан да, бик куркыныч. Анда наркоманнар җыелып ятарга, җинаять кылучылар, полициядән качып йөрүчеләр дә яшеренергә мөмкин. «Мәк», «Легаль булмаган мигрант», «Эзләү» операцияләре барышында без ширкәткә җентекле рейдлар уздырабыз. Әмма көн дә тикшерү үткәрергә безнең мөмкинлегебез юк, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. – Быел ширкәттән җинаятьләр турында өч хәбәр алынды. Берсендә маталл койма сүтеп алынган иде. Каракның эзенә төштек һәм китерелгән зыян хуҗаларына кайтарылды. Шулай ук тәрәзә вату очраклары да булды, кечкенә балаларның бакчада уйнап йөрүләре, чүп-чар яну турында хәбәрләр керде. Анда күп кешеләрнең тирән базлары бар. Йортлары җимерелсә дә, тирән чокырлар шул килеш калган. Шуның өчен әти-әниләргә балаларын игътибарсыз калдырмауларын сорар идем. Җиләк җыярга килүчеләргә сак булырга кирәк. Аннары мин дача хуҗаларына җирләрне тиешенчә рәсмиләштереп, ширкәтнең эшен яхшылап оештырып җибәреп, видеокүзәтү җайланмасы куярга киңәш итәм. Иминлекне тәэмин итүдә бу бик мөһим.

Илназ ХӨРӘМШИН, «Чишмәкәй» бакчачылык ширкәте рәисе:

Су, ут кермәгән, юлы булмаган җирләргә кызыгучылар, чыннан да, бик аз. Яңгыр явып үтсә, анда транспорт белән бөтенләй йөри торган түгел. Чишмәдән чиләкләп су ташып кына яшелчә үстерүне дә хәзерге яшьләр күз алдына китерми. Әмма проблеманы махсус республикакүләм программалар ярдәмендә хәл итү мөмкинлеге бар. Тик моның өчен кишәрлекләрне тиешенчә рәсмиләштерү мөһим. Барлык документлар белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары ширкәткә җан кертү бакча хуҗаларының бердәмлегенә дә бәйле. Бердәмлек тау күчерә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев