Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара редакциясе журналисты, хәерче булып киенеп, хәер сорашырга чыкты

    Журналист район халкының чит кеше кайгысына ни дәрәҗәдә битараф булмавын ачыкларга тырышты.

    Дүшәмбе иртәсе. Урамда зеңгелдәп торган салкын. Мине зур «эш» көтә. Киемнәремне һәм күңелемне күптән әзерләсәм дә, көне килеп җиткәч, бераз шүрләп тә куйдым әле. Көн саен базарның капка төбенә җыелучы «абзый»лар ничек кабул итәрләр, конкурент дип, бер почмакка алып кереп кыйнап атмаслармы (хәер, хәзер алар күренми дә бугай инде), базар җитәкчелегенең  реакциясе ничек булыр, экспериментым ниндидер сәбәпләр белән өзелмәсме? Сораулар күп туса да, мин ике генә сәгатькә үземне тормышта кыен хәлдә булучылар исемлегенә кертеп (тфү-тфү, андый хәлдә калырга язмасын, билгеле), Кукмара базары һәм үзәк дәваханәнең капка төбендә хәер сорашырга уйладым. 

    Бу турыда бары тик дүрт кенә кеше белде. Тормыш иптәшем Айнур (иң элек аннан рөхсәт сорадым, язмамны укыса өйгә кертмәс дип курыктым), баш мөхәррир Гөлгенә Шәрипова (чөнки ул хезмәткәрләренең кайда йөргәннәреннән хәбәрдар булырга тиеш), бүлмәдәшем, коллегам Ризилә Корбанова (фотога төшерүче кирәк) һәм эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев (полиция хезмәткәре килеп бәйләнә калса, эксперимент барып чыкмаячак). 

    Базар 

    Шулай итеп, иртәнге сәгать 10. «Матур» киемнәремне редакциядә үк кидем дә, үзәктән читтәрәк машинамны калдырып, «объект»ка – базар капкасын кергәч тә буш урынга барып утырдым. Нәкъ менә бар табигать, кош-корт, хайваннар күшеккән кышкы салкында чыгуым да юкка түгел. Максатым бер генә: халык бездә авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга әзерме, әллә битарафмы? «Ашыйсым килә» дигән язуны укыгач, янымнан үтеп китүчеләрнең үз-үзләрен тотышлары үзгәрерме? 

    Тартманы куярга да өлгермәдем, бер өлкәнрәк абый 6 сум салып китте. Ай-яй, болайрак барса, тиз «байыйм» икән бит мин дип уйлаган идем, күз тиде. Инде 15 минутлап утырам, ярдәм итүче генә юк. Арада бик сәерсенеп карап китүчеләр дә, язуымны укып, башларын читкә боручылар да, бөтенләй күрмәмешкә салышучылар да бар. Базарга килүчеләрнең күбесе – өлкәнрәк буын. Янымнан үтүчеләрне исәпләп, статистика да алып бара башлаган идем, булмый, буталдым. Әмма бер минутка җиде-сигезләп  кеше ике якка да уза узуын. 

    Никадәр таныш йөзләр! Әмма берсе дә мине танымый. «Ай-яй, күзлекләр киеп куйгач, үзен Кара диңгездә дип уйлый торгандыр инде», - ди иминият компаниясендә эшләүче, безнең йорт-җиребезне дә иминиятләүче бер ханым, читтәнрәк үтеп китеп. «Ашарга акча сорый түгелме соң ул?» - ди ике апа, борылып карый-карый. Әнә танышым Марат узып бара. Исеме белән үзенә эндәшкәнемне сизми дә калдым. Әллә шул тәэсир итте, кире борылып килеп, акча янчыгын актара башлады. «Юк бит, башка вакытта бирермен инде, яме», - диде ул, миңа карамыйча гына. Шул арада янәшәсендәге туганнарын күреп алды да, алардан алып, вак тиеннәрне тартмама салып китте. Рәхмәт, Марат. 

    Килеп утыруга ук каршымдагы «бутик»ларда эшләүче апаларның күңелләрендә ыгы-зыгы тутырдым. Чөнки күз кырыем белән генә күзәтәм: әле бер-берсенә кереп, минем турыда сөйләшәләр, әле урамга чыгалар. Түзмәде, мөселманнар өчен товарлар сатучы Зөлфия Шигаева, яныма килеп: 

    «Ашыйсыгыз киләме, берәр нәрсә алып килимме, нәрсә кирәк сезгә?» - дип сораштыра башлады. 

    «Рәхмәт, кирәкми», - димен.

    «Ашарга кирәк түгелме әллә, күзлегегезне салыгыз әле, әйдәгез, кафега кереп чәй эчәбез», - ди ул, үҗәтләнеп.

    «Зөлфия, мин бит бу, бернәрсә дә кирәкми», - дип, күзлегемне бераз төшереп күрсәткәч кенә «ах» итте, җаныкаем.

    Соңыннан:  «Кем икәнеңне белмәгән булсам, кафедан сиңа берәр нәрсә алып чыгып бирә идем барыбер», - диде Зөлфия. 

    Реклама

    10 минут та үтмәде, базар җитәкчелеге килеп җитте. Иң элек бер ханым: «Сез монда нишләп утырасыз? Эшләмисезме әллә, пенсионермы соң сез? Монда утырырга ярамый», - дип каршыма басып ачуланып китсә, озакламый аның коллегасы, директор урынбасары Азат Мөхәммәтдинов күренде. «Исәнмесез, бу территориядә болай утырырга ярамый, апа, яме. Аңладыгызмы?! Китегез, кит, алайса мин хәзер участковый чакыртам. Апа, мин сезгә әйтәм бит»,  - диде  Азат, бик усал гына итеп, һәм яныма яңадан өч тапкыр килеп кисәтү ясады. Аларны да аңларга була. Кем утырмас монда хәер сорашып, күңелендә нинди ният икәнен каян беләсең?! Берәр күңелсезлек килеп чыкса, аларга җавап бирәсе бит. 

    Мескенләнеп бөрешеп тә утырып карыйм, үткән-сүткәннәргә тартмамны да сузам. Әмма алай акча салырга атлыгып торучы бик юк әле. Хәер, күп кешенең кесәсендә хәзер банк картасы йөри бит. Әнә бер абый бик озаклап акчасын санагач, 5 сум салып китте. Аякка суык та үтә башлады. Зур Кукмарадан пенсионер апа, килеп: «Аллаһ ризалыгы өчен булсын», - дип хәер бирде.  Каршымдагы бутикта эшләүче бер ханым кафедан үзенә ниндидер пешкән әйбер сатып алган, миңа бирмәде... Утыра торгач, тартмадагы акча 232 сумга тулды. Шул арада сәер генә бер егет күз кырые белән аларны санап та китте. 

    Нәрсә бу? Тартмада кайнар дучмак ята түгелме соң? Яшь кенә бер егет аны да, бераз акча да салды. Эшемдә бик әйбәтләп тамак ялгап килгән булсам да, ашадым инде, «бутик»тагылар күзәтә бит. Алданрак китеп, шуны да өстим: инде «роль»дән чыгып, рәхмәт әйтергә дип бу егетне базар буйлап эзләп китсәм дә (аның шапка-сумкалар сатканын белдем), ул мине очраткач, янә кулыма тагын бер дучмак тоттырды. Кирәк түгеллеген аңлатып, исем-фамилиясен сорасам да, әйтмәде. Кайтыр юлга чыккач, шулай ук тагын бер апа: «Ирем рухына барып ирешсен», - дип, ике эклер бирде. Ул да аларны кире алырга теләмәде.

    Ниһаять, участок инспекторы Илмир Шакиров та күренде. Исәнләшеп, каян икәнемне, документларымны сорады. «Юк икән – эчке эшләр бүлегенә төшәбез! Карагыз әле, ә үзенең нинди затлы телефоны бар!» - дип тә куйды. Рәхмәт бүлек җитәкчесе Рамил Нургалиевка. Алдан сөйләшү буенча аның телефонына шалтыраттым, ул исә инспекторга мине тынычлыкта калдырырга кушкан. Ә мин, үз чиратымда, Илмирдан сорау алып, нишләп тиз арада килмәвен сораштым.

    «Стажер белән башка чакыру буенча барган идеек», - диде ул, бераз каушабрак.  

    «Апай, эшләп тә карарга мөмкин!» - диде бер егет акча салып киткәндә. Имеш, монда утырма, эшләп аша, дигән сүзе. Шушы ук фикерне тагын бер танышымнан ишеттем. Янымнан үткәндә аңа таба тартмамны сузган идем, «Эшлә, ..., мин монда берүзем дүрт бала үстерәм», - диде ул, мине танымыйча, күзенең агы белән генә карап. 

    Нинди фикерләр калды дисезме? Сәгать ярым эчендә янымнан бик күп кеше үтеп китте. Шулардан 20-25 кеше генә акча бирде. Ир кешеләр хатын-кызларга караганда юмартрак. Ә тартмага акча зыңгылдап төшкән саен, ничектер үзеннән-үзе куырылып куясың икән. Аннан соң вөҗдан, намус та борчый. Өлкән яшьтәге апа, абыйлар, янымда туктап, акча янчыгын актара башлагач, япь-яшь кыз 100 сум салгач, туктагыз, миңа кирәк түгел ул, ачуланмагыз, зинһар, кире алыгыз, дип әйтәсем килде. Юкка гына зур шәһәрләрдә хәер сорашу бизнеска әверелмәгән икән, ике сәгать эчендә әнә 500 сумнан артык акча җыелды бит, дигән уй да туды.

    Үзәк дәваханә 

    Капка төбендә озак юанмадым. Әмма 15 минут эчендә 156 сумга баедым. Үзәк дәваханәдә техник хезмәткәр булып эшләүче бер ханым – 50 сум, шлагбаум будкасындагы Тамара апа Киямова кафедан камыр эчендәге сосиска алып биргәч китәргә булдым. 

    Райондагы бер җитәкченең хатыны да мәрхәмәтле икән. Машинасыннан төшеп: «Сезнең белән нәрсә булды, каян сез, ярдәм кирәкме?» - дип кызыксынды, 100 сум акча бирде һәм машинасына утыргач, телефонына фотога да төшерде әле. Тавышымнан бик яхшы таныячагын белеп, аңа, әлбәттә, җавап бирмәдем, башымны гына селкедем. 

    Кыскасы, халыкның күпчелеге янымнан берни булмагандай үтеп китсә дә, киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр бар икән бит әле арабызда, дигән уй берничә көн буена күңелемне җылытты.


    Җыелган акчага Кукмараның Эшчеләр тыкрыгы урамында яшәүче, ДЦП авырулы 12 яшьлек Руслан Гавриловка Яңа ел күчтәнәче алдык. Аның турында берничә ел элек газетабызда язма әзерләгән идек инде. Ябык кына гәүдәле әнисе Зөлфиянең аз булса да һава суларга дип бишенче каттан улын күтәреп урамга алып чыгуын ишетү дә күңелгә авыр булды. Зөлфия берүзе ике бала тәрбияли, әтиләре 3 ел элек үлде. Чын күңелдән биргән хәер-сәдакаларыгыз кабул булсын иде. 

    Фото: Ризилә Корбанова, Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: