Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара редакциясе «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт белән бүләкләнде

Бүләк Болгар шәһәрендә узган семинарда тапшырылды.

Болгар шәһәрендә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең милли массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча иң яхшы практикалары” дигән темага семинар үткәрелде. Чарада Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Ул милли матбугат чараларының тиражын арттыру, газеталарның эчтәлеген яхшыртуда төгәл бурычлар билгеләде. Чарада шулай ук 2021 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды. Редакциябезгә «Рекордлы тираж өчен» номинациясе буенча Рәхмәт белдерелде.

Быелның икенче яртыеллыгына подписка да уңышлы төгәлләнде:  район газетасына язылучыларның саны 4700дән артып китте. Моның өчен барлык укучыларыбызга да рәхмәтебезне җиткерәбез!

Агымдагы елда «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте татар журналистлары өчен медиамәктәп оештырган иде. Аның кысаларында стажировканы уңышлы үтүе өчен Алсу Сәләхетдиновага – диплом, Ризилә Корбановага сертификат тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев