Кукмара редакциясендә район газетасына язылучылар арасында зур акциягә йомгак ясалды
Агымдагы подписка чорының иң зур — йомгаклау акциясенә нокта куеп, апрель, май, июнь айларында «Хезмәт даны», «Трудовая слава» һәм «Вамыш» газеталарына язылган квитанцияләрен редакциягә җибәргән 914 абунәчебез арасыннан 7 бәхетле райондашыбызны ачыкладык.
Җиңүчеләрне билгеләргә Кукмарадан Евгений Кормильцев, Анатолий Алексеевлар ярдәм итте.
Менә алар — җиңүчеләр:
Мәхмүт Нурмөхәмәтов, Кукмара (идәнгә куя торган вентилятор):
— Дөресен генә әйткәндә, «Хезмәт даны» газетасын СССР заманыннан бирле алдырам инде. Расим Ризванов редактор булган вакытта редакция оештырган акциядә Алабугага юллама отканым бар иде. Анда бик сөенеп барып кайтканым хәтеремдә. Район газетасын яраткач языласы килә. Газетада яхшы якка үзгәрешләр бар. Ахыргы битендә бирелгән һава торышыннан укый башлыйм. Дини язмалар, кешеләрнең тормыш юллары турындагы материаллар ошый, таныш кешеләр дә булгач, бигрәк күңелле. Аллага шөкер дип яшим. Мәдрәсә бетергән кешеләргә зарланырга да ярамый бит. Һәр көнгә шөкер дип әйтергә кирәк. Гел зарлануның мәгънәсе юк дип уйлыйм мин. Ә бүләккә килгәндә, җәйге эссе көннәрдә фатирда вентилятор бигрәк тә кирәк.
Рафаэль Дәүләтшин, Әсән-Елга (су өчен фильтр-кувшин — 3,6 литрлы барьер):
— «Хезмәт даны» — эчтәлекле, бик яхшы газета, безгә бик ошый. Бер битен дә калдырмыйча укып барабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек бирсен, тагын да шулай матур газета белән безне шатландырып торыгыз. Тумышым белән Әсән-Елгадан мин. Якутиядә, аннары Сургутта яшәп, 4 ел элек авылга күченеп кайттык. Җәйләр, Аллага шөкер, эш белән үтә. Участогыбыз зур, иркен, рәхәт, эш күп. Подписка бүләк иткән Илнар Хафизов авыл өчен бик нык тырыша, халыкны кайгырта. Бөтен авылны яңадан салган кебек югары дәрәҗәгә китерде инде. Аңа бик зур рәхмәт. Татарстанда шундый җитәкчеләр булырга тиеш.
Мария Ишпаева, Починок Кучук (4 баскычлы стремянка):
— «Трудовая слава»ны күптәннән алдырам. Почтальон булып эшләүче киленем вакытлы матбугатны алып килүгә үк укый башлыйм. Кукмара яңалыклары белән танышырга яратам, реклама-белдерүләрне карыйм. Акциядә катнашу өчен квитанцияне киленем телефон аркылы җибәргән иде. Менә бүләкле дә булдым. Шундый акцияләрдә кемнәр җиңүен һәрвакыт күзәтеп торам. Хәзер җир җиләге, кура җиләге җыябыз, менә карлыган да җитешеп килә инде. Быел җиләк аеруча күп. Кышка кайнатма әзерлибез, компот ябабыз. Эшсез утырган юк. Аяклар авыртуына карамастан, таяк белән булса да йөрим. Хәрәкәт — тормыш бит ул, дияргә ярата кызым. Шуңа да гел йөрергә кирәк.
Расим Җиһаншин, Әсән-Елга (рәшәткә-гриль):
— Акциядә җиңүем минем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Моңарчы да «Хезмәт даны»н даими рәвештә алдыра идек. Киләсе яртыеллыкка кайчан языласы булыр икән инде дип йөри идем, шул килеш эш белән вакыт җитмәде. Ә Илнар Хафизов безгә — авылдашларына зур бүләк ясаган. Шәхсән үземә авыл хуҗалыгы һәм спорт темалары яктыртылган язмалар якын. Районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар, шулар белән кызыксынам. Җәйләр эштә, басу-кырларда үтә. Комбайнчы булып хезмәт куям, ә кыш көне техника ремонты эшләрендә катнашам.
Илдус Шәрипов, Кукмара (3 литрлы жаровня):
— 86 яшьлек әтием Замил өйдән чыгып йөрмәгәнлектән, редакциягә приз артыннан үзем килдем. Әтинең колагы ишетмәсә дә, күзе күрә, район газетасын гел укып, бөтен яңалык белән танышып бара. Мин кечкенә вакыттан бирле әти-әни «Хезмәт даны»н алдыралар, башка газетага хыянәт иткәннәре юк. Без дә аларга кунакка менгәч яки өебезгә алып китеп укыйбыз. Үземә күбрәк авыл хуҗалыгы турындагы язмалар ошый, чөнки кайчандыр шул өлкәдә эшләп алган идем.
Асия Хафизова, Әсән-Елга (кер үтүкләү тактасы):
— Хәреф таный башлаганнан бирле «Хезмәт даны»ның бер битен дә калдырмыйча укыйм. Хәзер газета бигрәк тә бай эчтәлекле. Авыл халкы да шулкадәр яхшы булып чыга дип мактый. Бүләгегезгә рәхмәт, сөендердегез. 30 еллар чамасы элек редакция оештырган акциядә чәйнек җиңгәнем бар иде. Монысы — менә икенче бүләгем. Бу арада бакча җиләге, җир җиләге вакыты бит, шуларны кышка әзерлибез. Таяк белән йөргәч, әллә кая бара алмыйм. Балаларым, киленнәрем бик әйбәт, Аллага шөкер, бар эшкә булышып торалар.
Айсылу Абдуллина, Байлангар (60 метрга кадәр зурая торган су шлангысы):
— Кукмарада яшәүче әтием Рифнур Габдрахманов бүләк откан иде. Ул Казанда эштә булу сәбәпле, редакциягә үзем килдем. Әти-әниләр «Хезмәт даны»н ел саен алдыра. Гаиләбез белән яратып укыйбыз. Үзем Байлангар мәктәбендә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшлим. Мин кешеләр тормышы, күренекле шәхесләр, районда булган вакыйгалар белән кызыксынам. Җәй вак-төяк эшләр белән уза. Июнь аенда мәктәптә идем, лагерьга йөрүче балаларга берничә чара да үткәрдем. Ара ерак булмаганлыктан, әти-әнигә атна саен диярлек кунакка килеп йөрибез. Әнием Гөлнур күппрофильле лицейда эшли. Район газетасына альтернатив рәвештә язылып, аны редакциядән һәр җомга көнне үзе кереп ала.
Җиңүчеләребезгә саллы бүләкләр өләшеп, тугры абунәчеләребездән җылы рәхмәт сүзләре кабул итеп алдык. Район газетасы белән икенче яртыеллыкка да дуслыкны ныгытып куюыгыз, безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!
фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
«ТАТМЕДИА» АҖ. Реклама. erid: 2VtzqxRdqRZ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев