Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара редакциясе икенче яртыеллыкка «Хезмәт даны», «Трудовая слава» һәм «Вамыш»газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйната

Газетага язылучылар арасында 25 килограмм он, 25 килограмм шикәр комы, бер тартма лимонад уйнатабыз.

Газетабыз белән бергә булып, аны укыгыз, коймаклар пешерегез, тәмле кайнатмалар ясагыз, эссе матур җәй көннәрендә үзегезнең сусавыгызны басыгыз! 

Әле җәй җитмәгән бит, нигә бу турыда сөйлиләр икән, дисезме? Чөнки без газетага язылучылар арасында 

  • 25 килограмм он,
  • 25 килограмм шикәр комы,
  • бер тартма лимонад уйнатабыз

һәм сезне «Ике капчык, бер тартма...» дигән акциядә катнашырга чакырабыз. 

Ә аның шартлары бик гади: газетабызның киләсе яртыеллыгына язылу турында квитанциягезне редакциягә җибәрәсез дә (hezmat_dani@mail. ru электрон почтасына, Кукмара шәһәре, Октябрь урамы 4нче йорт адресы буенча хат белән яки 89050262959 телефоны аша ватсапка) һәм сезгә акциянең үткәрелү көнен көтәсе генә кала.

Акция 5 апрельдән башланып 13 майга кадәр дәвам итә. Нәтиҗә быелның 13 маенда ясалачак. 

Әгәр дә инде бу юлы сезгә бәхет елмаймый икән, борчыласы юк, чөнки сез ярты ел дәвамында газетабызны укудан ләззәт алып, барлык яңалыклардан хәбәрдар булып, район халкының язмышлары һәм иҗаты белән танышачаксыз. 

Сезгә уңышлар һәм күңелле укулар телибез!

Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат — «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы — «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Хезмәт даны» газетасы редакциясе. Акциянең сроклары — 05.04.2024–13.05.2024. Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-59. «ТАТМЕДИА» АҖ. Реклама. 16+

erid: 2VtzqumPUvi

Фото: Алсу Саләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев