Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пычак авылында театр елы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Биредә татар театрын оештыруга күп өлеш керткән әдипләр, күренекле шәхесләр иҗаты яктыртылды

Быел театр елы дип игълан ителгәч, районыбыз китапханәчеләре республикабызда эшләүче театрлар, аларның тарихын чагылдырган, артистларның тормышын, иҗатын яктырткан китап күргәзмәләре төзү, чаралар үткәрүне үзмаксат итеп куйды.

Шундый чараларның берсе Пычак авылы китапханәсендә узды. “Театр – тормыш көзгесе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә китапханәче Фирдәүсә Галимова татар театрын оештыруга күп өлеш керткән Ильяс Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин кебек алдынгы карашлы әдипләребез, беренче татар хатын-кыз артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебек күренекле шәхесләребезнең иҗатына тукталды. Болар – татар театрының язмышын үзләре сәхнәгә чыгып хәл иткән, аңа нигез салган бөек шәхесләр. Чара барышында тамашачыларга аларның иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителде. Кичәдә укучылар тарафыннан әзерләнгән Данил Салиховның “Кызлар капкыныннан”, Шәриф Камалның “Ут”, Хәбир Ибраһимовның “Төпчек малай маҗаралары” әсәрләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Һәвәскәр җырчыларыбыз Нәкыя Орлова, Ленара Сергеева, Фирдәүсә Галимова, Алия Гатауллиналарның моңлы җырлары һәм “Умырзая” төркеме башкарган биюләр кичәне тагын да ямьләндерде.

Чара барышында китап укучылар февраль аенда туган юбиляр язучылар Роза Хафизова, Фәнзаман Баттал, Нияз Акмалларның  иҗат үрнәләре белән дә танышты. Фирүзә Гарипова, Булат Фатыйхов, Миләүшә Гарифҗановалар тарафыннан башкарылган чыгышлар күпләрнең күңелләренә хуш килде.

Зал тутырып килгән тамашачылар да кичә ахырында сүз алды. Мәдәниятыбызны киң яктырткан чаралар үткәргәне өчен, китапханәчегә үзләренең олы хөрмәтен белдерделәр. Фирдәүсәнең һәркем күңеленә ачкыч табып, һәрберсен якты йөз белән каршы алып, матур, бай эчтәлекле китаплар, газета-журналлар тәкъдим итүе, балалар өчен кызыксындыру клублары оештыруы ассызыклап үтелде.

Әйе, китапханәчебезнең башкарган эшләре дә, ирешкән уңышлары да мулдан: “Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендә эшләүче иң яхшы мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булуы – моны раслаучы бер дәлил.

Рушания ИЗМАЙЛОВА, методик бүлек җитәкчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk