Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының өч авылында 2020 елда яңа модульле ФАПлар төзеләчәк

ФАПларның якынча бәясе 3 миллион сумны тәшкил итә

"Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында Федераль программа буенча 2020 елга Аш-Буҗи, Кенәбаш, Манзарас авылларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк. Кабул итү, процедура, санузел, хуҗалык һәм коммуникацияләр урнашкан бүлмәләрдән торучы ФАПларның якынча бәясе 3 миллион сумны тәшкил итә.

“Сәламәтлек саклауны     модерниза-цияләү” республика программасы кысаларында районда беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләре яңартыла. Быел Сәрдекбаш авылына модульле ФАП кайтты. Бүгенге көнгә бинаның түбәсе ябылган. Алга таба сантехника, ут кертү, территорияне төзекләндерү эшләре тора. Шулай ук койма, тротуар, пандуслар ясыйсы бар.

фото: архив/ kukmor-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk