Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының бер авылында берьюлы ике янгын чыга

Янгын кичә көндез Югары Чура авылында була.

Кукмара районының бер авылында берьюлы ике янгын чыга. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Иң элек Югары Чура авылының Яр буе урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгуы турындагы хәбәр 117нче янгын-коткару частеның элемтә пунктына 2 сентябрь көнне 13.51 сәгатьтә килеп ирешә.

Нәтиҗәсендә 9 квадрат метр мәйданда баз өсте яна, һәлак булучылар юк.

Икенче очракта 15.30 сәгатьтә Югары Чураның Яшьләр урамында торак йорт януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерү подразделениеләре килеп җиткәндә сарай эче яна торган була, утның ишегалды корылмаларына таралу куркынычы да яный.

Янгын нәтиҗәсендә 3 квадрат метр мәйданда сарай һәм урамдагы бәдрәф яна, зыян күрүче һәм һәлак булучылар юк.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев