Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районыннан Рифнур Минһаҗев грант акчасы ярдәмендә умартачылык белән шөгыльләнә башлады

    Грант күләме 3 миллион сумны тәшкил итте.

    Үткән ел Татарстанда  фермерларга һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа  «Агростартап» проекты эшли башлаган. Рифнур да, анда катнашып, 3 миллион сум грант отуга ирешкән.

    «Мин башта Казан авыл хуҗалыгы институтында, аннан соң югары икътисад мәктәбендә белем алып, банк системасында эшләдем, хәрби заводта да үземне сынап карадым. Тик кечкенәдән авылда үскәч, туган як үзенә тарта икән. Кайтасым килде. Әти-әнием, әбием Фәния, тормыш иптәшем Рәзинә дә (ул вакытта әле очрашып кына йөри идек) планнарымны хуплады. Районда авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алганын да күреп торабыз. Район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан да ярдәм булу эш башларга этәргеч бирде. Ә проект турында “Хезмәт даны” газетасыннан укып белдем. Шуннан соң шартлары турында тулырак кызыксына башладым. Гомумән, грант отмасам да, умартачылык буенча эшләргә теләк бар иде. Чөнки бабам Мәгъсүм дә, әтием Райнур да - умартачылар. Мин дә кечкенәдән алар арасында йөреп, барысын да күреп үстем. Грантта катнашу өчен документ әзерләү авыр булмады. “Кукмара балы” кооперативы әгъзасы булып теркәлдем. Районда крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе һәм умартачылар берләшмәсе җитәкчесе Таһир абый Бариев юл күрсәтте, киңәшләрен бирде. Шулай ук умартачыларның ватсап төркеме дә бар. Барлык яңалыклар белән шунда уртаклашабыз», - диде яшь фермер.

    Яшь фермер, иң беренче эш итеп, кортларга бал җыю өчен үлән чәчәргә 34 гектар җир алган. Анда бер һәм күпьеллык үләннәрдән синяк, фацелия, экспарцет, лядвенец чәчкәннәр. Умарталыкны бөтен шартларына туры китереп, авылдан читтәрәк урнаштырган. Кортлар яши торган урынга МТЗ-82,1 тракторына утырып юл тоттык. Ул да грант акчасына алынган икән. Яңгыр шәп яуган бу якларда, тракторның юеш, бормалы юлларда таеп-таеп китүеннән йөрәкләр берничә мәртәбә табан астына төшеп менде. Ә менә умарталыкның әйләнә-тирәсендәге гүзәллекне сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел: ямь-яшел урман аланында урнашкан йорт әкияттән алынган, диярсең. Тирә-ягын юкә һәм башка агачлар әйләндереп алган. Әле сез бу тирәләрне яз башында күрмәдегез, ди Рифнур. Тиздән бөтен җир зәп-зәңгәр күк төсенә керәчәк икән, синяк үләне чәчәккә бөреләнгән инде.

    «Грант безгә эш башлау өчен бик зур ярдәм булды. Чөнки әлеге акчага трактор, корт ояларын күчереп йөртү өчен прицеп, 120 баш умарта, бал аерту җайланмасы һәм бик күп умартачылык кирәк-яраклары сатып алынды. Кортларны кышлату өчен умарта өе салдык. Участокка ут-су китердек, җылылыкны электр ярдәмендә көйләргә уйлыйбыз, чөнки утын ягып кына билгеле бер температураны көйләп бетереп булмас», - диде ул.

    Минһаҗевлар умартачылыкта бөтен гаиләләре белән көч куя. Территориягә күп итеп агач-куаклар утыртканнар: чия, төче чия, слива, кара бөрлегән, кура җиләге... Карлыганның гына да биредә алты төре бар, диде. Монда кыяр, суган, чөгендер, кәбестә, кабак, карбыз түтәлләре дә тезелеп тора. Бакча җиләкләре дә чәчәк аткан, виноград үсентеләре дә кояшка таба борын сузганнар. Әле башкарасы эшләр бик күп, киләчәктә матур бакча булыр дип өметләнәләр.

    Рифнур бал кортларының «Карника» токымын сайлаган. Башта интернетлардан укып белешкән, умартачылар белән киңәшкән. Бу кортлар бездәге табигать шартларына чыдам һәм тырышрак та икән. Без иртә белән умарталыкка килгәндә алар җир җимертеп эшли торган булалар, диде. Хуҗалар корт оялары, кәрәз рамнары ясау эшен дә үзләштерәләр. Бүгенге көндә ике кешене хезмәтле иткәннәр. Берсе исәп-хисап, кәгазь эшләрен алып барса, икенчесе хуҗалык мәшәкатьләрендә ярдәм итә икән.

    Фермердан җитештергән продукцияне урнаштыру юллары турында да сораштым. Ул киләчәктә ярминкәләргә йөрергә планлаштыра. Балны саклау өчен 23әр литрлы куботейнерларга заказ биргән. Ваклап сатканда банкаларга тутырырга уйлый.

    «Тора-бара барысына да җайлашырбыз, әлегә эшнең башы гына бит, бу хезмәтнең өйрәнәсе нечкәлекләре бик күп, бүгенге көндә төп бурыч – югалтуларсыз сыйфатлы продукция җитештерү. Шәһәрдә дә, авылда да тормыш алып барыр өчен эшләргә кирәк, иң мөһиме - көч куя торган хезмәтнең күңелгә ятышлы булуы. Авылга кайтканыма бер дә үкенмим. Хәзер, киресенчә, шәһәр халкы авылча яшәргә омтыла. Үз эшен булдырырга теләүчеләр өчен дә мөмкинлекләр зур, дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк. Әлеге эштә миңа ярдәм иткән, ышанган әти-әниемә, тормыш иптәшемә рәхмәт», - диде ул.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: