Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан “Халык контроле”нә 44 хәбәр алынды

Җирле үзидарәләр халыкка иң якын килеп эшләүче власть органы булып тора. Шуңа да гражданнарның һәрбер соравы, гозере, шикаяте, беренче чиратта, аның эшчәнлеге белән бәйле

18 июньдә Лаешта Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы үткәрелде. Анда каралган төп мәсьәлә – гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында республика Законының үтәлеше.

Татарстан Россия Федерациясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында закон кабул иткән беренче төбәк булды, ул 2003 елның 12 маенда көченә керде. Әлеге эш өчен җаваплы секторның адресы, эш вакытлары, контакт телефоннары һәм барлык норматив документлар  рәсми порталларда “Гражданнарның мөрәҗәгатьләре” дигән биттә урын алган. Халыктан алынган сораулар, кагыйдә буларак, тиешле органнар компетенциясе рамкаларында карала. Һәрбер мөрәҗәгать итүчегә язмача җавап һәм аңлату җибәрелергә тиеш.

Җирле үзидарәләр халыкка иң якын килеп эшләүче власть органы булып тора. Шуңа да гражданнарның һәрбер соравы, гозере, шикаяте, беренче чиратта, аның эшчәнлеге белән бәйле. Проблемаларны вакытында һәм сыйфатлы итеп хәл итү, беренчедән, тормыш шартларын яхшыртуга этәргеч бирсә, икенчедән, җәмгыятьтәге киеренкелекне йомшарта, власть органнарының дәрәҗәсен күтәрә, аның халык белән бәйләнешен ныгыта. Шуңа да районыбыз һәм аның органнары алдына гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эшләүнең бердәм, нәтиҗәле системасын булдыру бурычы куелган.

Ел саен, кагыйдә буларак, авылларда халык җыеннары уза, аларда шул төбәктә яшәүчеләрнең гозерләре, тәкъдимнәре тыңлана, икенче очрашуларда исә бу мәсьәләне үтәү буенча күрелгән чаралар турында хисап бирелә. Атна саен төрле оешмалар һәм Башкарма комитетның бүлек  җитәкчеләре катнашында үткәрелә торган киңәшмәләрдә дә халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү юллары турында сөйләшенә. Моннан тыш, район башлыгы шәхсән үзе халыкны кабул итә, шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең, район Советы аппараты хезмәткәрләренең гражданнарны кабул итүләре оештырыла. Быел гыйнвар аеннан майга кадәр 64 кеше район башлыгына, 20 кеше район Башкарма комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән. Халыкны нәрсә борчый соң? 31 кеше - торак шартларын яхшырту, газ, су, ут кертү, юл салу, 10 кеше – җир участогы алу, 9 кеше – күпкатлы йортларга ремонт,  4 кеше – матди ярдәм, 9 кеше эш мәсьәләсен хәл итүне сораган. Шулай ук эшмәкәрлекне, авылларны үстерү буенча сораулар да күтәрелгән.

Язмача мөрәҗәгать итүчеләр дә булган. 214 кеше район башлыгына хат юлласа, 40 кеше Башкарма комитетка язган. Аларда да торак-коммуналь сферага, авыл хуҗалыгын, эшмәкәрлекне үстерүгә, хезмәт урыннары белән тәэмин ителешкә кагылышлы мәсьәләләр телгә алынган.

Кукмара муниципаль районының рәсми сайтына да мөрәҗәгать итәргә була, 34 кеше шушы мөмкинлектән файдаланган. Соңгы елларда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати элемтәсе дә киң таралу алды. Халык үзен борчыган сорауны шунда яза, фоторәсемнәр юллый һәм проблеманың ничек хәл ителүен күзәтә, җавап ала.

- Быелның беренче яртыеллыгында “Халык контроле”нә 44 хәбәр алынды, аның 26сы хәл ителде, 13е планлаштырылды, 2се башкарылу процессында. Аларда күтәрелгән проблемаларның күбесе муниципаль юлларны ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру белән бәйле, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге тарафыннан да халыкны кабул итү графигы булдырылган. Бу очракта халыкның гозерләрен төрле дәрәҗәдәге депутатлар тыңлый.

- Агымдагы елда 122 мөрәҗәгать кабул иттек. Аның 14 уңай хәл ителде. 108 кешегә аңлатма бирелде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова тарафыннан 5 тапкыр халыкны кабул итү оештырылды, аңа барлыгы 19 кеше мөрәҗәгать итте, - диде партиянең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Камилә Җаббарова.  

фото: kukmor.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk