Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова йортның бер почмагын музейга әверелдергән

Анда тарих, әби-бабаларыбызның үткәне чагыла

Һәркемнең дярлек яраткан шөгыле – хоббие була. Кемдер китаплар җыя, кемдер гөлләр үстерә, кемдер балык тотарга ярата...  Ә менә Кара Елга авылында яшәүче Гөлшат Мөхәммәтҗанова тагын да үзенчәлеклерәк шөгыль тапкан. Ул үзе яши торган йортның бер почмагын, чын мәгънәсендә, музейга әверелдергән. Без, мәдәният хезмәткәрләре, шушы авылның өлкән кешеләре белән бергәләп, Гөлшатның шәхси музеена экскурсиягә килдек. Монда авылның үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган бик күп кызыклы экспонатлар урын алган: тукыма туку җайланмасы, керосинка, лампа, күмер үтүге, үлчәү, төймәле чутлау җайланмасы, сәгать, борынгы фонарь, каба, җилпуч, бәбәй арбасы, бишек һәм башка бик күп әйберләр. Аларның кайсын гына кулга алсаң да - бизәнү әйбереме ул, эш коралы яки йорт җиһазымы - анда тарих, әби-бабаларыбызның үткәне чагыла.

- Музейга килеп кергәч, үзебезне бала чакка, яшьлеккә кайткан кебек хис иттек. Безнең бүгенге тормышыбыз бик рәхәт, ләкин үткәнне дә онытырга ярамый, - диделәр әбиләр. 

Биредәге һәрбер экспонатны тотып карап, аларга аңлатма бирделәр. Ә без, үз чиратыбызда, чормаларда тузан җыеп яткан, инде онытылып беткән тарихи әйберләрне туплап, Гөлшатка алып килеп, шәхси музеен тулыландырырга сүз бирдек. Гөлшатның кызыклы, шул ук вакытта игелекле эше дәвамлы булсын иде.

Илсөяр КОРБАНОВА, Чишмәбаш
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X