Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан фермер Хәмзә Хисмәтуллин: Кәбестә үстерү отышлырак

Утыз ел дәвамында үз җирендә төрле культуралар игеп караганнан соң, ул шундый фикергә килгән.

Зур Сәрдек авылыннан Хәмзә Хисмәтуллин 1991 елның 4 маенда 10 гектар җир алып эшли башлаган. Башта күпләп мал тотканнар, шуңа күрә күпьеллык үләннәр үстергәннәр, иген иккәннәр. Сөрүлек мәйданнарының бер өлешен икенче икмәк алып торган. Әйе, ул вакытта бәрәңгенең бәясе бар иде, аны үстереп, шәхси хуҗалыклар тормышларының матди ягын шактый гына көйли алды. Аны ян бакчаларда гына түгел, басуга да утырттылар.

«Без беренче елны әзерләүләр конторасына бәрәңгенең килограммын 1 сумнан тапшырдык, ул вакытта бер “Беларус” тракторы 10 мең сум тора иде. Димәк, 10 тонна бәрәңгегә бер трактор сатып алып булган. Соңгы елларны яшелчәләрнең бәясе 8-10 сумнан күтәрелгәне булмады, ә тракторларның хакы бер миллион, бер миллион ярым сумнан артып китте.  Билгеле, быел яшелчәләргә бәя күтәрелде, тик алга таба ул нишләр, әлегә фаразлап булмый», - диде әңгәмәдәшем, күпләп икенче икмәк үстергән вакытларын искә алып.
 
Бервакыт Зур Сәрдек якларында бар халык орлык суганы үстерә башлый. Хисмәтуллиннар да аннан читтә калмый. Әмма әлеге шөгыль нишләптер безгә килешмәде: әллә елы туры килмәде, әллә орлыгы дөрес булмады, югары уңыш җыя алмадык, ди фермер.

«Авылдагы фермерларның берсе – Фазыл Горохов кәбестә турында фәлән кадәр уңыш бирә, фәлән сум тора, аны үстерү отышлы, дип сөйли иде. Аның сүзләреннән без дә кызыксынып киттек. Берничә кеше берләшеп, яшелчәчелек белән шөгыльләнеп карарга булдык. Башта кишер чәчтек. Беренче коймак төерле була, диләр бит. Кишер үстерү бер дә җиңел хезмәт түгел икән, катлаулылыклары чыккалады, чүп тә басып китте. Шуңа карамастан шактый мул уңыш алдык. Төгәл елын хәтерләмим, әмма ул вакытта ук инде без аны килограммын 4 сумнан саттык, бу бик әйбәт бәя иде», - диде Хәмзә абый.


 
Тора-бара алар кәбестә үстерү эшенә керешә. Бөреледән кәлшәләр алып кайтып, һәрберсе үзләренең ян бакчаларына утырта.

«Әле дә хәтерлим: 3 мең төп кәбестә иде ул. Үз вакыты өчен бик зур сан, бар халык шаккатты. Әмма шулай да бәрәңге төп акча чыганагы булып кала бирде, мал да тоттык. Шулар белән беррәттән кәбестәчелек тә барды. Аны 12-15 сумнан саткан еллар булды. Тик яшелчәләрне кышка калдырмыйча, җәй көне урнаштырып бетерә идек. Чөнки озак вакыт саклау максаты да, аның өчен урыны да булмады», - дип искә ала фермер.

Әлеге берләшмәдә фермерлар саны да үзгәреп тора, ике, өч кеше белән эшләгән чаклары була. Бу шөгыльгә ныклап торып алынмасалар да ташлап бетермиләр. Ел саен үз ялгышларында өйрәнәләр, тәҗрибәләре арта. Бәрәңгеләрне саклау өчен, подвал булдыралар. Сатылып бетмәгән кишерләрен дә кышка шунда урнаштыралар, әмма ул бик начар чыга.

«Яр Чаллы шәһәреннән берәү килеп, бездән кишер сатып алды. Шунда кәбестәләрне дә күрсәттем. Карады да мондый кәбестә белән базарга чыгып булмый, икенче төрле кирәк, диде. “Нинди булырга тиеш соң ул?” – дип кызыксындым. Можга районының бер авылыннан мин яшелчәләр ташыдым, сиңа шунда барып өйрәнергә кирәк, дип киңәш бирде. Безнең кәбестәләр 3-4 килограммлы, эре иде. Ул вакытта караш та шундый булгандыр: никадәр зуррак үссә, шулкадәр әйбәтрәк, дип уйлый идек бит. Шуңа күрә “Слава”, “Подарок” һәм башка Россия сортларын үстердек. Тик алар озак сакланмый, йә ярыла, йә бозыла. Шәһәр халкы да өчәр-дүртәр килограммлы кәбестәләрне сатып алырга теләми, аны күтәреп йөрисе килми. Иң кулае – яшелчәләр 2-2,5 килограммлы, җиңел, бер утыруда ашап бетерерлек булырга тиеш», - диде әңгәмәдәшем.


 
Хәмзә абый, танышының киңәшенә колак салып, Можга районына юл тота. Ул анда күптәннән яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерлар белән таныша. Алар бөтен серләрен чишеп бетермәсәләр дә, булдыра алган кадәр ярдәм итәләр: азмы-күпме технологияне өйрәтеп, нинди сортлар белән эшләргә кирәклеген әйтәләр, орлык җитештерә торган компанияләр белән элемтә урнаштырырга булышалар. Ул әле дә алар белән элемтәдә тора, төрле укуларда катнаша. Шуннан соң төп көчне кәбестәчелеккә бирә башладык, дип сөйли фермер. Чөнки бу вакытта бәрәңге үз кыйммәтен югалта, ашлыкның да бәясе төшә.
 
«Безнең якларда игенчеләр гектарыннан уртача 30-40 центнер уңыш ала. Ә без бер гектарда 500-600 центнер тирәсе яшелчә үстерәбез. Гомумән, кәбестә гектарыннан 1000 центнерга хәтле уңыш бирергә сәләтле.  Ә бу культураларның чагыштырмача бәясен 8-10 сум дип алсак, бик зур аерма чыга. Димәк, яшелчәчелек белән шөгыльләнгәндә бер гектар җирнең нәтиҗәлелеге зуррак. Беренче елны ук кәбестәдән югары уңыш алуга ирештек. Яшелчәне үстерү өчен, сугарыла торган басулар кирәк. Бүгенге көндә безнең шундый 30 гектарга якын җир бар. Кишер, кәбестә белән беррәттән, яңа төрле яшелчәләр үстерү технологиясен өйрәнәбез. Быел менә Пекин кәбестәсе, әзрәк “Айсберг” салаты утырткан идек. Базарда аларга ихтыяҗ зур, бәясе дә кыйммәт. Без бервакытта да беренче елны ук зур уңышка өмет итмибез, өйрәнергә, алга барырга кирәк», - дип исәпләп күрсәтте Хәмзә абый.
 
Пекин кәбестәсе үстерүнең уңай һәм тискәре яклары бар. Ул тиз җитешә, хәтта өлгерү вакыты 50 көнлек гибридлары да булдырылган. Ягъни аннан елына ике тапкыр уңыш алырга мөмкин.

«Безнең беренче партиясе начар булды, кәбестә эчтән череде. Икенчесен 15 августта утырттык, анысы яхшы гына уңыш бирде, шулай да унбиш көн иртәрәк тотынасы калган, дип нәтиҗә ясадык. Шунысы начар: Пекин кәбестәсен бөҗәкләр дә үз итә. Ә менә салатка алар битараф. Димәк, төрле химик препаратлар аз кулланыла, экологик яктан чиста продукт», - диде Хәмзә абый.

Бүгенге көндә Хисмәтуллиннар кәбестә кәлшәләрен дә үзләре үстерә. Сатып алуга караганда бу күпкә отышлырак, диделәр. Унга кырык биш метрлы теплица ясаганнар. Моның өчен Пермьгә кадәр барып өйрәнеп кайтырга туры килгән. Үткән ел анда өч партия кәлшә үстереп, үзләреннән артканын сатканнар. Теплицада эшне 1-10 апрельләрдә башлыйлар. Аннан ул бакча эшләре белән ялганып китә. Шуңа күрә Хисмәтуллиннарның фермер хуҗалыгында даими рәвештә биш-алты кеше хезмәт куя. Аларның саны елдан-ел кими, кадрлар белән авырлыклар бар, ди фермер. Ә сезон вакытында кешеләр ялларга туры килә, аларның саны утызга җитә. Кәлшәләрне утырту җайланмасы бар. Сугару техникаларын җитмешкә утыз программасы буенча, дәүләт ярдәме белән алганнар. Гомумән алганда, яшелчәчелектә кул хезмәте күп кулланыла, диделәр.

«Без берничә ел инде кооператив әгъзасы да булып торабыз. Пекин кәбестәсен “Кукмор-логистик” кооперативы аша эре сату нокталарына чыгарабыз. Үзебезнең авыл тирәсендәге кибетләргә дә куябыз, озак еллар бергә эшли торган күпләп сатып алучыларыбыз да бар. Быел яшелчәләргә сорау зур, хәтта кешеләргә “юк” дип әйтергә читенсенәм. Яшелчә уңышы җәйнең ничек килүенә бәйле, шуңа бер Аллаһы Тәгаләнең үзенә тапшырдык, дип утыртабыз. Тисә - тиенгә, тимәсә - ботакка. Кәбестәләрнең килограммын өч-биш сумга саткан еллар да булды. Шундый вакытларда күп фермерлар башлаган шөгыльләрен ташлады. Алга таба еллар имин килеп, башкарган хезмәтебезнең әҗерен күреп яшәргә язсын», - ди ул.
 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда барлыгы 120дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар, шуның йөзгә якыны - игенчелек, уналтылабы яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Яшелчә үстерүче хуҗалыклар бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, суган, сарымсакка өстенлек бирә. Үткән ел яшелчәләр якынча 200 гектардан артык җирне биләгән, аннан барлыгы 13 мең центнерга якын уңыш җыеп алынган.


Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk