Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районындагы авылда уттан дүрт хуҗалык зыян күрә

Бу вакыйга Олыяз авылында була.

Кукмара районындагы авылда уттан дүрт хуҗалык зыян күрә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

22 август көнне 3.33 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районы Олыяз авылының Үзәк урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасын каршы алып, торак йорт эчендә беркем дә юклыгын җиткерә.

Янгын нәтиҗәсендә Үзәк урамда барлыгы 292 квадрат метр мәйданда 18, 20нче йортлар һәм аларның ишегалды корылмалары, 16нчы йорт адресы буенча урнашкан сарай өлешчә яна, 33нче номерлы торак йортның фасады зыян күрде.

Янгында һәлак булучылар юк.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев