Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында үз гаражында законсыз рәвештә корал һәм сугыш кирәк-яракларын саклаган 54 яшьлек ир хөкем ителгән

Суд гаеплене алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Кукмара районы прокуратурасы Лубян авылында яшәүче 54 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне законсыз рәвештә утлы корал һәм сугыш кирәк-яракларын сатып алу һәм саклауда гаепле дип тапты.

Судта хөкем ителүченең 2016 елның июнендә 87 спорт-аучылык патроны һәм револьвер сатып алуы ачыкланды, ул аларны гаражында шәхси файдалану өчен саклаган.

2021 елның сентябрендә корал һәм сугыш кирәк-яраклары полиция хезмәткәрләре тарафыннан табыла һәм алына.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд гаеплене алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk