Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләрнең сатып алган кер юу машинасы төзексез булып чыккан

Ситуациянең ничек хәл ителүен язманы укып белә аласыз.

Үрәсбаш авылында яшәүче туганнарыбыз Кукмарадагы сәүдә нокталарының берсеннән июнь аенда кер юу машинасы сатып алган иде. Кызганыч, төзексез булып чыкты.

Проблема ничек хәл ителде икән? Үзләре белән очрашып сөйләштем:

«Көнкүреш техникасы сатыла торган кибетләр шәһәребездә берничә. Иң элек бер кат барысын да урап, бәяләрен белешеп чыктык. Сәүдә нокталарында кеше алай күп түгел. Берәүләр кредит рәсмиләштерә, икенчеләр кәрәзле телефон, парлы үтүк, телевизор сайлый дигәннән... Каранып йөри торгач, яныбызга мөлаем гына консультант егет килеп басты һәм “сайрый” да башлады», - ди йорт хуҗабикәсе.

«Кер юу машинасының менә бу маркалысын алыгыз, һич үкенмәссез. Бәясе кыйммәт түгел, кер сыешлыгы да башкаларныкы белән чагыштырганда шактый югары. Юшкын утырмас өчен кулланыла торган порошокка акция бара. Аны салсагыз, машинагыз тагын да озаграк хезмәт итәчәк», - ди бу.

Авыл кешесе, гадәттә, беркатлырак була бит ул, ышандык, билгеле. Акчаларны түләдек тә, өйгә кайтып, товарны китерүләрен көтә башладык.

Ап-ак төстәге, елкылдап торган машинабыз, ниһаять, өйдә. Кем ничектер, әмма мин яңа әйбер сатып алсам, бала-чага шикелле чын күңелдән сөенәм. Бу юлы да шулай булды. Китабындагы күрсәтмәләр буенча су кранына, канализациягә тоташтырдык, бер кат буш килеш кенә әйләндергәннән соң керләр салдык. Тик менә куанычыбыз гына озакка бармады. Күпме генә янында кайнашсак та - эшләмәде, билгеле бер вакыттан соң туктап кала торган булды бу. Гарантия вакыты бар бит. Документларын алып, кабат кибеткә киттек.

Сәүдә ноктасында ачык йөз белән каршы алдылар дип әйтә алмыйм. «Керләрне дөрес салмагансыздыр», - диде бер сатучы, гаепне безнең якка авыштырып. Шулайдыр инде, машинага кер тутыру буенча аерым түләүле дәресләр узасы булгандыр... Берничә көннән соң килеп алып киттеләр болар машинаны. Әмма киредән кайчан, ничә көннән соң кайтарулары турында бер сүз дә булмады. Көтеп арып, яннарына биш-алты мәртәбә сугыла торгач, җәйнең бер ае узып та китте. Чираттагы керүебездә: «Бер гаебе дә юк. Ашыгыч булса, үзегез килеп алыгыз, бездә товар өләшә торган машинага чират зур», - дигәч, улыбыз җиңел автомобиле белән барып алды. Әмма... тикшерүдән кайткач та (ремонтлый торган урынга барып җитүенә дә ышанасы килми) машина эшләмәде, шул ук хатаны күрсәтеп торды.

Ахыргы чиратта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклауның Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул исә безгә: «Әгәр сатып алынган товарны сыйфатсыз дип уйлыйсыз икән, закон буенча аны икенчегә алыштыра, акчасын кире таләп итә аласыз. Бу таләпләрнең берсен 15 көн эчендә белдерергә мөмкин. 15 көн үткәннән соң кер юу машинасы, ягъни техник яктан катлаулы товар ремонтка гына барачак. Сезгә, завод төгәлсезлеге икәнен раслату өчен, бәйсез экспертка мөрәҗәгать итәргә кирәк булла», - диде, тиешле адрес-телефоннарны бирде. Казаннан бәйсез эксперт чакырдык, хезмәте өчен акчаны үзебез түләдек. Чыннан да, товар төзексез булып чыкты, хәтта кайбер элементларының җитмәве дә ачыкланды. Законнарны өйрәнә торгач, барлык чыгымнарны да кибет үз өстенә алырга тиешлеген белдек. Шикаять язып, документларны туплап, кибеткә тапшырдык. Кая барсыннар инде, алып калдылар. Әле “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы Федераль закон нигезендә ремонтлау яисә алыштыру вакытында сатып алучының таләбе буенча шундый ук товар биреп торыла икән. Безгә анысын да тәкъдим итүче булмады.

Икенче бер сәүдә ноктасыннан яңа кер юу машинасы алдык. Анысы, шөкер, эшли. Әмма монысын да ахырына җиткерергә исәп. Акчаны җилгә очырып булмый – аз сумма түгел. Безнең шикелле сыйфатсыз товарга юлыгучылар районда аз түгелдер. Вакытны озакка сузмыйча, кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечкә мөрәҗәгать итәсе икән. Әлеге очрак безгә киләчәккә акыл булды.

Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА  язып алды

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклауның Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов:

Агымдагы елның тугыз аенда район халкыннан 90 мөрәҗәгать (3се – язмача, калганнары – телдән) кабул ителде. Сорауларның күбесе техник катлаулы товарларның төзексезлеге, интернет аша алынган кием-салымның үлчәме туры килмәү, сыйфаты белән килешмәү, көнкүреш хезмәте: ишек-тәрәзәләр куюда тиешле таләпләрнең үтәлмәве белән бәйле.
Без еш кына авыл җирлекләрендә булып, халык белән очрашабыз, аларга закон таләпләрен аңлатабыз, укулар үткәрәбез. Шулай ук Кукмарадагы күпфункцияле үзәктә, социаль яклау бүлегендә дә халыкны кабул итү көннәре оештырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев