Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләр үзләренең ришвәтчелек белән очрашу-очрашмавы турында сөйләде

Телевизорны ачсаң да, интернет челтәрендә дә коррупция, үз вәкаләтләреннән файдаланып акча үзләштерүчеләр турында бик күп сөйли һәм язалар. Дәүләт казнасыннан миллион гына түгел, хәтта миллиардлар урлаучылар турындагы хәбәрләр дә игътибардан читтә калмый. Соңгы вакытта ришвәтчелекнең җәмгыятьтәге иң актуаль проблемаларның берсенә әверелеп баруы, әлбәттә, борчу тудыра.

Ә менә газета укучыларыбыз бу хакта ни дияр? Берәрсенә ришвәт бирергә я алырга туры килдеме икән?

Гәүһәрия ХАҖИӘХМӘТОВА, Олыяз:

- Коррупцияне мин, газеталарда язылганча, кемнеңдер зур акчалар бәрабәренә хезмәт күрсәтүе дип аңлыйм. Әйтик, берәүләр – яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен, ә икенчеләр баласын бер каршылыксыз югары уку йортына укырга кертү өчен ришвәт бирергә мөмкин. Шулай ук дәүләт казнасындагы байлыкны үзләштерүчеләрне дә коррупционер дими, ни дисең?!

Минем үземнең беркайчан беркемгә ришвәт биргәнем булмады. Чөнки кыюлыгым да җитми, кирәге дә чыкканы юк. Кайбер кешеләрдән: “Әгәр табибларга әзрәк акча-фәлән бирсәң, сиңа карата карашлары бөтенләй икенче төрле була”, - дигәннәрен ишеткәнем бар. Безнең авылның халык сәламәтлеге сагында торучы кызлары Мөнирә белән Рәмзия болай да медпунктка килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, уколын да салалар, кирәкле дәваны да бирәләр. Намусы чиста кешенең күңеле - көр, йокысы татлы була.
 
Раиса ЧУЛКОВА, Поршур:

- Ришвәтнең нәрсә икәнен бөтенләй дә белмим: алганым да, биргәнем дә юк. Мин 20 ел авылыбыздагы балалар бакчасында пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Вазыйфам да, үзегез күргәнчә, һич кенә дә ришвәт ала торган түгел. Граммлап бирелә һәм шуннан әзерләнә торган балалар ризыгына кем кул суза, башка кеше белән бүлешә инде? Бакчада һәр баланы тигез күрдек, яраттык, тиешле тәрбия бирдек. Эш турында уйлаган кешенең начар уйларга вакыты калмый ул.  

Әле күптән түгел генә район дәваханәсендә сәламәтлегемне ныгытырга туры килде. Анда да беркем акча өмет итмәде. Табиблар да, шәфкать туташлары да авырулар янында бөтерелеп кенә йөри, бик яхшылап дәвалыйлар, зур игътибар күрсәтәләр. Җылы сүз, яхшы мөнәсәбәттән савыгу да тизрәк була шул...
 
Нурмөхәммәт ФАТЫЙХОВ, Чуллы:

- Коррупция ул - акча өчен нидер эшләү, урлау. Ул яктан, шөкер, күңелем тыныч, үз гомеремдә ришвәт биргәнем, кешенекенә кул сузганым булмады. Мин 44 ел күмәк хуҗалыкта тракторчы булып эшләдем. Хәзер инде пенсиядә. Ришвәтчелек элек тә булган инде ул, хәзер дә тамырына балта чаба алмыйлар. Әйтик, кулында акчасы, урынлы җирләрдә танышлары булганнар хәтта берничә ел эчендә дә әллә нинди зур исемнәр алырга мөмкин. Алар аркасында иртә таңнан караңгы кичкә кадәр хезмәттә булганнар читтә кала бирә. Минем шуңа күңел әрни.
 
Рәниф ШӘРИПОВ, Аман-Оштырма–Казан:

- Коррупция – рәсми мөмкинлекләреңнән файдаланып, үтенеч белән килгән кешеләрдән яшерен рәвештә акча яисә башка матди байлык “каеру”.

Минем үземнең зурдан чыгып ришвәт биргәнем юк. Хәер, вак-төяк бүләкләр белән сөендерү булгандыр. Хезмәт өчен алу ришвәт түгел. Акчаны аны турыдан-туры сорамыйлар. Тын гына, сиңа кирәкле эшне эшләмичә, нәрсәдер көтәләр. Шулай булганы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев