Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче хатын-кызлар үзләренең парлары белән танышу тарихын сөйләделәр

Гаилә кору, кавышу, әлбәттә, танышудан башлана. Бүгенге бәйрәм уңаеннан өлкән буынның танышу тарихлары турында  тыңлап китик әле.

Вера ШӘФИГУЛЛИНА, Кукмара:

- Мин үзем Мәскәү астындагы Кинешма шәһәрендә туып-үстем. Укытучы булырга бик теләсәм дә, әти-әни үзләренең династиясен дәвам итүемне сорагач,  Казандагы җиңел сәнәгать техникумына укырга кердем. 1976 елны Кукмараның киез итек фабрикасына практикага кайттык. Ул чорларда үзәк дәваханә артында, Нурминкә елгасы буенда Нурминкә дип аталган өч катлы тулай торак бар иде. Безне шунда урнаштырдылар. Эштән кайтканда-барганда дәваханә аша үтәсе, шул вакытта «Ашыгыч ярдәм» бүлегендә шофер булып эшләүче егет гел күземә чалынды, чибәр, күз төшә торган. Берсендә, без Нурминкәдә су коенганда, ул машинасын юа иде. Аңа: «Миңа игътибар итәрсез әле, бәлки суга батармын, коткарырсыз», - дидем.  Ә кич белән, ничек шулай булгандыр, хәзер дә гаҗәпләнәм, кинотеатрда урыннарыбыз янәшә туры килде. Ул мине озатып кайтты, шуннан соң инде аерылмадык та. Ике атнадан өйләнешеп никах укыттык. 
Равил район Мәдәният йортындагы ансамбльдә дә уйный иде. Азрак иркәрәк иде дип әйтимме соң? Әмма мин аны үзгәрттем, һәм ул бик яхшы гаилә хуҗасына әверелде. Кызганыч, аның белән 34 ел гына яшәп калдык, вафат булды. Ике ул үстердек. Равилне сагынып, юксынып гомер итәм.  
 

Гөлниса ГАЛИЕВА, Кукмара:

- Арча районының Иске Масра авылыннан чыгып китеп, Казанда штукатур-маляр булып төзелештә эшләдем. Язмыш мине Кукмарага алып килде: 1969 елда Зур Кукмара авылына мәктәп төзергә командировкага җибәрделәр. Шул вакытта әлеге авыл егете Райнур белән таныштым. Казанга киткәч, бер ярты ел чамасы хат алышып, хәбәрләшеп тордык. Иптәш кызым Зур Кукмарага кияүгә чыгып калган иде. Аның хәлен белергә дип кунакка кайткач, мине дә алып калдылар. 34 ел яшәдек, өч бала үстердек. Әйбәт, тыныч кеше иде ирем. Озак еллар ПМК-90 оешмасында ташчы булып эшләде, үзем дә шунда 34 ел хезмәт куйдым. Райнурның безнең арабыздан киткәненә 17 ел була инде. Эшләгән урыныбыздан Ворошилов урамындагы йорттан өч бүлмәле фатир биргәннәр иде. Шунда гомер иттек.


 
Любовь ДӘҮЛӘТШИНА, Кукмара:

- Шундый кызык бит безнең кавышу тарихы. Сергей исемле авылдашым белән параллель сыйныфларда укыдык. Мин 8 сыйныфны бетергәч, 15 яшемдә Кукмарадагы мех фабрикасына эшкә урнаштым, биш ел эшләгәч, әни кире авылга чакырды. Әти ул вакытта үлгән иде инде, ә әни сүзе – закон. Туган авылым Балды-Кенәнең клубына эшкә кердем. Сергей белән очрашып йөрибез. Бер шимбәдә хәбәр килеп иреште: имеш, мине бүген Сергей Трофимов урлый. Ачкычны игезәк сыңарым Нинага калдырдым да бакча артлатып кына өйгә йөгердем. Яшь бит әле мин, кияүгә чыгасым килми. Икенче көнне иртүк әни сыерны урманга алып барырга уята. Бездә малны бау белән эләктереп, урманга илтеп куясы иде. Урманнан кайтып барам, йокы килә. Яныма бер таныш егет мотоцикл белән килеп туктады. «Люлька»сының яптырмасын күтәреп, Сергей сикереп тә төште, мине күтәреп тә алды. Кычкырып елыйм, шул тирәдәге кешеләр гаҗәпсенеп карап тора. Өйләренә кайтуга капканы бикләп куйдылар. Шулай итеп, сыер бавы тоткан килеш кияүгә чыктым. Карасам, итәгемнең дә замогы киткән булган. Сергей: «Мин сине фермада булсаң, аннан пычрак халатлы килеш тә урлый идем», - диде. Аз гына яшәп калдык шул, ике улыбыз тугач, ул  ак кан авыруыннан үлде. 
 

Люция САБИРОВА, Зур Кукмара:

- Авылдагы (Саба районы, Өтермәс авылы) ферманың авыр эшеннән качып, Кукмараның кирпеч заводына эшкә урнашканда яп-яшь кыз идем әле. Заводның тулай торагында яшәгәндә Фазыл исемле Зур Кукмара егете авылдашы, яңа гына армия сафларыннан кайткан, гармунчы Габделфәткә мине күрсәтергә дип, бүлмәгә килеп керделәр. Габделфәткә ошаганмындыр, күрәмсең, өч ай очрашып йөрдек тә өйләнештек. Аллага шөкер, 56 ел инде бергә без. Габделфәт мине кадерләп кенә яши, гомер буе бер тапкыр да каһәрләмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk