Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче ир-ат чүп контейнерын урлый да тимер-томырга тапшыра

Яшь кеше элегрәк шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган.

Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 21 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 158нче маддәсе,1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (урлау). 

2021 елның 29 октябрендә авыр матди хәлдә калган егет Кукмара шәһәрендә урнашкан «Магнит» кибете янындагы, «Тандер» карамагындагы металл чүп контейнерын урлый да, аны машинасына салып, Зур Кукмара авылындагы тимер-томыр пунктына 1140 сумга тапшыра. Акчаны үз кирәк-яракларына тота. Кредит рәсмиләштерелгәннән соң, кире Казанга китә. 

Ул үз гаебен таныды. Элегрәк шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган. 

Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев