Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ханымны апасының акчасын һәм кәрәзле телефонын урлаган өчен хөкем иткәннәр

Яшь ханым шартлы рәвештә алты айга шундый ук сынау вакыты белән ирегеннән мәхрүм ителгән.

Кукмара районында яшәүче бер ханымны апасының акчасын һәм кәрәзле телефонын урлаган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

Бу хәл 2020 елның 20 октябрендә Урта Комар авылында була. 29 яшьлек ханым апасында кунакта вакытта, кеше күрмәгәндә 5312 сумлык кесә телефоны һәм 4 мең сум акча урлый. Хөкем ителүче, үз гаебен танып, зыянны тулысынча каплый.

Суд аны «Урлау» маддәсе буенча каралган җинаять кылуда гаепле дип таба һәм шартлы рәвештә алты айга шундый ук сынау вакыты белән ирегеннән мәхрүм итә.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk